В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта табиблар күзәтүе астында 56 авыру бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән авыруның яңа очраклары ачыкланмаган. Татарстанда барлыгы 73 авыру очрагы теркәлде. 17 кеше савыкты. Хәзерге вакытта табиблар күзәтүе астында 56 авыру бар.
Татарстанда COVID-2019 белән көрәш штабы мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында 1845 кеше бар. 20 мең 327 кеше медицина күзәтүеннән төшкән.
Тәүлек эчендә республикада коронавируска 1431 тест үткәрелгән, тикшеренүләр башыннан барлыгы - 24 мең 347 тикшерү.
Искәртеп узабыз, кичә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 23 яңа очрагы турында билгеле булды, күпчелек авырулар (18 кеше) - Казанда яшәүчеләр. Тагын 2 очрак Яр Чаллыда һәм берәр очрак Әлмәт, Питрәч һәм Биектау районнарында расланган.
Барлыгы соңгы тәүлек эчендә Россиянең 52 төбәгендә COVID-2019 авыруының 2186 яңа очрагы ачыкланган. Илдә авыручылар саны 15 мең 770 кешегә җиткән. 1291 кеше савыккан, 130 кеше үлгән.