Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.05.2020, 11:56

Татарстанда тәүлек эчендә җәмәгать урыннарында саклау чараларын кулланмаган 763 кеше җаваплылыкка тартылган

Законнарны бозган өчен җаваплылыкка 60 вазыйфаи зат җәлеп ителгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май, Ксения Швецова). Татарстанда саклау чаралары - битлекләр һәм перчаткалар кимәгән өчен бер тәүлек эчендә 763 кешегә карата административ материал төзелгән. Бу хакта бүген онлайн-брифинг барышында ТР Президенты Лилия Галимова хәбәр итте.

Билгеләнгән кагыйдәләрне үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган 763 кешенең 483-е - кибетләргә килүчеләр. Тагын 188 кеше саклау чараларыннан башка җәмәгать транспортында йөргән. Моннан тыш, законнарны бозган өчен җаваплылыкка 60 вазыйфаи зат җәлеп ителгән, дип хәбәр итте Лилия Галимова.

Татарстанда ТР Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә үзизоляция режимын үзгәрттеләр. Аерым алганда, 12-нче майдан республикада цифрлы рөхсәтләр системасы бетерелде, дип искәртте Л.Галимова. Эшне күп кенә предприятиеләр, шул исәптән мәйданы 400 кв метрдан артмаган хезмәт күрсәтү өлкәсе кибетләре һәм объектлары яңартты. Әмма, таләпләрне йомшартуга карамастан, барлык халык элеккечә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиеш.

«Гамәлдәге карар нигезендә гражданнар ваклап сату объектларында, транспортта һәм таксида битлек-респираторлар һәм перчаткалар кияргә тиеш. Битлекләрне җәмәгать урыннарында һәм хезмәт күрсәтү объектларында кияргә кирәк», - диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, җәмәгать урыннарына мәйданнарны, бульварларны, урамнарны, стадионнарны, скверларны, паркларны, вокзалларны, аэропортларны, кибетләрне, лифтларны, ягулык станцияләре территорияләрен һәм кешеләр тупланган башка урыннарны кертергә мөмкин.

«Әлеге таләпкә, хокук саклау органнары эшенә аңлап якын килүегезне сорыйбыз. Үзеңнең сәламәтлегең турында гына түгел, тирә-юньдәгеләр турында да уйларга кирәк. Вирусның симптомсыз йөртүчесе дә бар бит - кеше, үзе дә шикләнмичә, тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудырырга мөмкин, - диде Л.Галимова. - Бүген республикада вәзгыять контрольдә тотыла, ләкин җиңелләрдән димәс идем. Коронавирус инфекциясенең күпләп таралуына юл куймас өчен, кагыйдәләрне бозуны рөхсәт итә алмыйбыз».

Исегезгә төшерәбез, узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 ның 61 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 24-е Казанда яши. 41 кешенең авыруы җиңел яки симптомсыз формада уза - алар өйләрендә дәвалана.

«Югары әзерлек һәм үзизоляция режимы бетерелмәде, кайбер йомшаклыклар гына кертелде, - дип ассызыклады спикер. - Без баланска ирешергә тиеш: предприятиеләрнең икътисадны торгызу өчен эшен яңартырга, әмма кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китермәскә кирәк. Республика Хөкүмәтенең барлык карарлары Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләренең тәкъдимнәренә нигезләнгән».

Казанда кичәге көннән башлап кибетләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары буенча рейдлар үткәрә башладылар, алар барышында хезмәткәрләрне һәм халыкны битлекләр һәм перчаткалар булуга тикшерәләр. Әлеге эш өчен Татарстан башкаласында муниципалитет вәкилләре арасыннан 40-тан артык мобиль төркем булдырылды, алар якын көннәрдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә шәһәрнең барлык сәүдә нокталарын тикшерәчәкләр.

Татарстанда чикләү чараларын бозган өчен штраф салынырга мөмкин. Беренчел хокук бозу очрагында физик затлар өчен штраф күләме 1 меңнән 30 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен - 100-дән 300 мең сумга кадәр. Кабат хокук бозу очрагында физик затлар өчен 15-50 мең сум күләмендә штраф каралган, юридик затлар өчен - 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр.

Барлык яңалыклар