В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1-нче майдан 15-нче майга кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте талпан инфекцияләрен профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшен оештыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Татарстанда талпаннар сезоны башланды. Быел бөҗәкләр тешләү аркасында медицина ярдәме сорап 245 кеше мөрәҗәгать иткән, бу саннар уртача алынган күпьеллык күрсәткечләрдән артмый.
Талпан тешләү очракларының 96%-ы талпан вирус энцефалиты хас территорияләрдә теркәлгән. Республиканың 30 административ территориясе шундыйлардан санала, алар арасында Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре дә бар. Иксод талпан боррелиозы республиканың бөтен территориясе өчен дә хас.
Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе 1-нче майдан 15-нче майга кадәр талпан инфекцияләрен профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшен оештыра. Шалтыратулар +7(843)238-53-68 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә +7(843)238-98-54 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Идарә тармагы белгечләре шуны искә төшерә: талпан вирус энцефалитын урманны, халыкны сәламәтләндерү һәм ял итү зоналарын төзекләндерү, авыл хуҗалыгы, гидромелиоратив, төзелеш, әзерлек, һөнәрчелек, геологик, эзләнү, экспедиция, дератизация, дезинсекция, урман әзерләү эшләрен үткәргәндә йоктырырга мөмкин. Йоктыру куркынычы хас булган территорияләрдә югарыда санап үтелгән эшләрне башкаручы затларга планлы иммунизация үтү зарур. 2020 елда талпан вирус энцефалитыннан 8134 кешегә прививка ясау планлаштырыла, шуларның 246-сы инде прививка ясаткан (30,3%).
Шулай ук урманнарга, урман-паркларга, шәхси бакча кишәрлекләренә барып, талпаннар кием-салымга, чәчәкләргә, йорт хайваннары йоннарына эләгеп йортка кергәндә; шулай ук кайнатылмаган күҗә, сыер сөтен кулланганда (талпаннар күпләп һөҗүм иткән вакытта вирус сөттә булырга мөмкин) йоктыру ихтималы зур.
Зарарлану куркынычы булган территорияләргә ял итәргә, балык тотарга, бакчаларга эшләргә чыгучы затлар медицина учреждениеләрендә түләүле нигездә талпан вирус энцефалитына каршы прививка ясата ала. Вакциация курсын алдан ук үткәрергә кирәк. Ул 2 прививкадан тора - беренчесен октябрьдә, икенчесен 5-7 айдан соң ясатырга тәкъдим ителә. Прививкалар арасындагы минималь интервал 1-2 ай тәшкил итә. Вакцинация табигатькә - инфекция урыннарына чыгарга ике атна кала алдан тәмамланырга тиеш, ревакцинация бер елдан соң үткәрелә.
Талпан тешләгән (ябышкан) очракта, яшәү урыны буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый мөмкинлек булмаганда, талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга, тешләү урынын дезинфекция чарасы белән (5 процентлы йод, 70 процентлы спирт һ.б.) эшкәртергә, кулларны сабын белән юарга; талпанны герметик савытка урнаштырырга һәм тикшерү өчен ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (Сеченов ур., 13а) алып барып тапшырырга кирәк.