Янгынга каршы хәбәрчеләр ярдәме белән 67 кешенең, шул исәптән 34 баланың гомере сакланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь, Ксения Швецова). Татарстанда алтынчы тапкыр социаль куркыныч хәлдә булган гражданнарның йортларын һәм фатирларын янгынга каршы автоном хәбәрчеләр белән тәэмин итү буенча хәйрия акциясе уза. Бу приборлар ярдәмендә бүгенге көндә республикада 67 кешене, шул исәптән 34 баланы коткарып калдык, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары - ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Максим Трущин.
Татарстанда быел 5021 янгын булган, шул исәптән шәхси секторда – 1883 янгын. Янгын сүндерү бүлекчәләре 386 кешене коткарган, 1800-дән артык кешене эвакуацияләгән. Әмма корбаннарсыз гына булмады – янгыннарда 115 кеше үлде – узган ел белән чагыштырганда 5 кешегә күбрәк, дип сөйләде М.Трущин. Экспертлар шулай ук матди зыянны да исәпләгән: Быел янгыннар 928 корылманы, 75 берәмлек техниканы, 108 баш терлекне юк итте, соңгы мәгълүматларга караганда, акчалата зыян 197 млн сум тәшкил итә, әмма ел ахырына, кагыйдә буларак, бу сан миллиард сумга кадәр җитә, дип сөйләде М.Трущин.
Спикер сүзләренә караганда, янгыннарның сәбәпләре булып еш кына ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм мичләрне куллану кагыйдәләрен бозу тора. Еш кына янгын чыгуын кешеләр утның шактый көчәюеннән соң сизәләр. Бу хәлне булдырмый калу һәм янгынны башлангыч этапта бетерү өчен, корпусында автоном туклану чыганагы һәм янгынны ачыклау һәм аның турында турыдан-туры хәбәр итү өчен кирәкле компонентлар берләштерелгән, төтен концентрациясе дәрәҗәсенә тәэсир итә торган җайланмалар - янгын хәбәрчеләре урнаштырыла. Республикада 2016 елдан бирле күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә хәбәрчеләр урнаштыру буенча хәйрия акциясе үткәрелә.
«Акция ел саен үткәрелә, бу максатларга республика бюджетыннан 20 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде, - дип сөйләде М.Трущин. – Бүгенге көндә 20 меңнән артык йорт әлеге датчиклар белән җиһазландырылган. Алар инде үзләренең нәтиҗәлелеген исбатладылар инде: 25 очракта датчиклар эшләде, шуның аркасында 67 кешене, шул исәптән 34 баланы коткарып калдылар. Моны янгынны вакытында ачыклау һәм янгын чыккан биналардан эвакуация вакытында өлкәннәрнең дөрес гамәлләре аркасында башкара алдык.
Хәбәр бирү җайланмасын күршеләре яки үтеп баручылар ишетүе аркасында кешеләр коткарылган очраклар да бар, дип өстәде М.Трущин.
Акция кысаларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын башлануы турында хәбәр бирә торган җайланмаларны бушлай урнаштыралар. Халыкның якланмаган катламнарына эләкмәгән шәһәрлеләр датчикны мөстәкыйль рәвештә сатып ала һәм урнаштыра алалар. Бер приборның бәясе уртача 300 сум тәшкил итә. Кибетләрдә сатыла торган барлык датчиклар да, спикер сүзләренчә, мәҗбүри тикшерү һәм сертификация уза.
«Каракларның өйләргә килеп, үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре буларак таныштыру һәм автоном янгын хәбәрчесе урнаштырырга тәкъдим итү очраклары ешайды. Алар моның өчен 1,5 мең сумнан һәм аннан да күбрәк акча таләп итә, - дип билгеләп үтте спикер. - Игътибарыгызны тагын бер кат җәлеп итәм - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын турында хәбәр бирү җайланмаларын урнаштырган өчен акча алмыйлар. Мондый караклык очраклары турында полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк».
Янгын хәбәрчеләрен түбәгә урнаштырга тәкъдим ителә, чөнки җылы төтен тиз арада өскә күтәрелә . Йортта тарттырыла торган түшәм булса, җайланманы түшәмгә якынрак итеп диварда урнаштырырга мөмкин.
Янгын хәбәрчеләрен урнаштырудан тыш, шәһәрлеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында да онытмаска киңәш итәләр. Шулай итеп, янгыннарның төп сәбәбе булып ут белән саксыз эш итү һәм балалар шуклыгы торганлыктан, балаларны тәрбияләүгә игътибар итәргә кирәк: аларны караучысыз калдырмаска, алар күз кырында шырпы, яндыргыч, шәмнәр калдырмаска, балаларга мичләр кабызуны һәм ягуны, ашарга пешерүне ышанып тапшырмаска кирәк. Шулай ук ата-аналарга балаларга янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләргә киңәш итәләр.
Моннан тыш, электр җиһазлары эшен контрольдә тотарга кирәк. «Көз көне барлык электр җиһазларын да тикшерергә кирәк. Әгәр нинди дә булса розеткалар, сүндергечләр очкынлана икән –электрик чакыртырга кирәк. Кулдан ясалган электр җылыткычларын һич кенә дә кулланырга ярамый, - диде М.Трущин. - Йокларга ятканда яки өйдән чыгып киткәндә, суыткычтан кала барлык электр приборларын да сүндерергә кирәк. Телевизорны да кабызып калдырырга ярамый, хәтта көтү режимында булса да, чөнки электр сикереше булырга һәм яну чыгарга мөмкин».
Шәхси йортлардагы җылылык казаннарына махсус оешмалар хезмәт күрсәтергә тиеш, алар барлык җитешсезлекләрне дә вакытында бетерәләр, дип өстәде спикер.