Үсемлек чыгышлы наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр кылган өчен 83 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Мәк» ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең өч этабы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча үсемлек чыгышлы наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр кылган өчен 83 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Законсыз әйләнештән 28 килограммнан артык наркотик матдә алынган.
Полиция хезмәткәрләре составында наркотик матдәләр булган 10 үсемлек чәчүлеген ачыклаган, аларның гомуми мәйданы 114 кв.м тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте. Моннан тыш, республика шәһәрләре һәм районнарында гомуми мәйданы 18 мең 570 кв.м булган кыргый наркотик культуралары үсә торган 404 урын ачыкланган һәм юк ителгән, 9 тоннадан артык киндер һәм 22 килограммнан артык мәк юкка чыгарылган.