Узган тәүлектә республикада 63 кеше сәламәтләнде.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 7 кеше бар, 23 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 11 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 10 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
36 авыру - Казанда, дүртесе - Яшел Үзән районында, өчесе - Лаеш районында, икешәр кеше - Буа, Кама Тамагы районнарында, берәр кеше - Чаллы, Алексеевск, Югары Ослан, Биектау, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарында яши.
11-нче ноябрьгә Татарстанда 8985 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен вакыт эчендә 7933 кеше савыкты, шул исәптән 63 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 19 мең 851 очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 836 мең 960 кеше авырган, 1 млн 369 мең 357 кеше сәламәтләнгән, 31 мең 593 кеше үлгән.