В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы тәүлек эчендә республикада коронавирустан 118 кеше сәламәтләнде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 60 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе – читтән кертелгән, 59 – элемтә аша. 26 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бар, 8 кеше – 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 17 кеше – 30-дан 50 яшькә кадәр, 7 кеше – 50-дән 60 яшькә кадәр, 15 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 8 кеше – 70-тән 80 яшькә кадәр, 4 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
34 кеше – Казанда, 7 кеше – Яр Чаллыда, 6 кеше – Нурлат районында, 5 кеше – Түбән Кама районында, 2 кеше – Алексеевск районында, берәр кеше – Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Мөслим, Тәтеш һәм Чистай районнарында яши.
18-нче февральгә Татарстанда 17 мең 427 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 13 мең 992 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 118 кеше – узган тәүлектә.
61 мең 108 кеше (тәүлек эчендә үсеш – 7621 кеше) коронавируска прививка ясаткан, аларның 10 мең 208-е икенче дозаны алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 13 мең 447 яңа авыру очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 4 млн 125 мең 598 кеше авырган, 3 млн 661 мең 312 кеше сәламәтләнгән, 81 мең 926 кеше үлгән.