Республикада тәүлек эчендә коронавирус белән авырган 53 кеше сәламәтләнгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 57 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе – читтән кайтарылган, 56-ы – контактлы. 23 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында өч балигъ булмаган бала бар, 6 кеше – 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 14 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 9 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 17 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 3 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
22 кеше Казанда яши, 8 кеше – Чаллыда, 5 кеше – Норлат районында, өчәр кеше – Әлмәт, Яшел Үзән районнарында, икешәр кеше – Арча, Бөгелмә, Биектау районнарында, берешәр кеше – Алексеевск, Апас, Әтнә, Буа, Алабуга, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай районнарында.
21-нче февральгә Татарстанда 17 мең 600 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 14 мең 216 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 53 тәүлек эчендә.
Коронавируска каршы 71 мең 247 кеше прививка ясаткан (тәүлеккә үсеш – 2829 кеше), икенче дозасын 13 мең 580 кеше алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 12 мең 742 яңа авыру очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 4 млн 164 мең 726 кеше авырган, 3 млн 713 мең 445 кеше сәламәтләнгән, 83 мең 293 кеше үлгән.