Соңгы тәүлек эчендә республикада коронавирустан 29 кеше сәламәтләнде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль). Татарстанда 54 яңа СОVID-19 авыруы теркәлгән, барысы да контактлы. 27 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 2 кеше бар, 17 кеше – 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәр, 5 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 19 кеше – 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәр, 7 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 3 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр, бер кеше – 90 яшьтән өлкәнрәк.
21 кеше – Казанда яши, 12 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында, 3 кеше – Түбән Кама районында, 2 кеше – Алабуга һәм Тукай районнарында, берәр кеше – Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Кама Тамагы, Минзәлә, Питрәч районнарында.
28-нче февральгә Татарстанда 17 мең 977 COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 14 мең 575 кеше савыкты, шул исәптән 29 – узган тәүлектә.
Коронавирустан 81 мең 643 кеше прививка ясаткан (тәүлек эчендә үсеш – 2587 кеше), шулардан 13 мең 729 кеше икенче дозаны алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 11 мең 359 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 4 млн 246 мең 79 кеше авырган, 3 млн 811 мең 797 кеше сәламәтләнгән, 86 мең 122 кеше үлгән.