В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
COVID-19 авыруы 47 балигъ булмаган балада да табылган.
Фото: Денис Гордийко
24 нче мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 135 мең 300 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 123 мең 297 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 921 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Барлыгы 2 млн 492 мең 684 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш – 1261 кеше), шулардан 1 млн 926 мең 21 кеше икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 275 мең 967 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 25 мең 387 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 17 млн 690 мең 8 очрак ачыкланган, 16 млн 483 мең 898 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.