Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2024, 14:33

Татарстанда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан

Республикада өч ай эчендә 549 авария теркәлгән

Фото: Денис Гордийко

Ел башыннан Татарстанда 549 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 63 кеше һәлак булган, бу, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 16 га күбрәк. 690 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Болар хакында матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, быел хәрәкәт вакытында автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 42 кеше һәлак булган. Каршы як полосага чыгу 29 кешенең үлеменә китергән. Шул ук вакытта барлык участокларда да диярлек узып китү рөхсәт ителгән булган. Спикер татарстанлыларга юлларда «Узып китү тыела» дигән билгеләр кую ихтыяҗы булган авария хәлендәге участоклар турында дәүләт автоинспекциясенә хәбәр итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

«Кызганычка каршы, машина йөртүчеләр, каршы як полосага чыгар алдыннан, автомобильнең мөмкинлекләрен исәпкә алып бетермиләр, шуңа да юлда үз участокларына кире кайтырга өлгерә алмыйлар», – диде Рөстәм Гарипов. Ул искәрткәнчә, узып китү тыелган юлларда аварияләрне киметү өчен фото- һәм видеофиксация приборлары эшли, ә җәйге вакытта аэростатлар кулланыла – алар хокук бозучыларны ачыкларга ярдәм итә.

Докладчы җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренә аерым тукталды. Ел башыннан мондый аварияләрдә 15 кеше һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәтләрен анализлау нәтиҗәләре шуны күрсәтә: җәяүлеләр, юл аша чыкканда, андагы хәрәкәт тизлеген исәпкә алып бетермиләр. Бу балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кагыла. «Зебрага якынлашканда, машина йөртүченең сезне уздырып җибәрәсенә инанган булу кирәк», – дип мөрәҗәгать итте тыңлаучыларга республиканың баш дәүләт автоинспекторы. Җәяүлеләр «Мине беркем дә күрми» кагыйдәсен онытмаска тиеш, дип өстәде ул. Моннан тыш, балаларга һәм өлкәннәргә киемдә яки рюкзакта яктылык кайтаручы элементлар булдырырга киңәш ителә, бигрәк тә күз күреме начарланган көзге һәм кышкы чорларда.

Рөстәм Гарипов җәяүлеләр катнашында килеп чыккан берничә юл-транспорт һәлакәтенә тукталды. Әйтик, 4 нче февральдә башкаланың Ибраһимов проспектында машина йөртүче юлны светофорның рөхсәт итүче сигналына чыккан казанлыны бәрдергән. Җәяүле урында ук үлгән. Тагын бер юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, әмма инде көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә, ике бала җитди җәрәхәтләр алган. Әниләре белән юл аша чыкканда, зебрада аларны руль артына исерек хәлдә утырган шофер бәрдергән.

«Машина йөртүчеләр, җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, сез җәяүленең юлга теләсә кайсы вакытта чыгарга мөмкин булуын һәм аңа юл бирергә кирәклеген аңларга тиеш», – дип мөрәҗәгать итте юл хәрәкәтендә катнашучыларга спикер.

Быел Татарстанда балалар катнашында 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә балигъ булмаган 36 бала имгәнгән. 2023 елда республикада юл-транспорт һәлакәтендә 17 бала һәлак булган, шуларның бишесе – җәяүлеләр. Рөстәм Гарипов фикеренчә, балигъ булмаганнар белән профилактика эшенә аерым игътибар бирергә кирәк. Ата-аналар яшь җәяүлеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә, бу хакта көн саен искәртеп торырга тиеш. Республиканың баш дәүләт автоинспекторы, ата-аналар арасында тематик җыелышлар, лекцияләр һәм викториналар үткәрүдә ярдәм күрсәткәне өчен, Татарстан Мәгариф министрлыгына рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, барлык киңлекләрдә дә балалар өчен белешмәлекләр булдыру зарурлыгын билгеләп үтте чыгыш ясаучы.

Өлкәннәр шулай ук юл хәрәкәте, аерым алганда, автомобиль транспортында куркынычсызлык каешларын куллану һәм балигъ булмаганнарны йөртү кагыйдәләре турында онытмаска тиеш. Быел биш юл-транспорт һәлакәтендә, куркынычсызлык каешларын эләктермәү сәбәпле, дүрт кеше һәлак булган. Тагын биш татарстанлы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Чыгыш ясаучы язгы-җәйге сезонның якынлашуын искәртте. Бу – электр самокатларын, велосипедларны һәм башка шәхси мобильлек чараларын актив куллана торган чор. ТР баш дәүләт автоинспекторы фикеренчә, Казан – самокатлар өчен парковка урыннары оештыру буенча үрнәк шәһәр.

Шул ук вакытта самокатта һәм велосипедта йөрүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, аерым алганда, сак чараларын кулланырга һәм юл аша җәяү чыгарга тиешләр. Бер шәхси мобильлек чарасында берьюлы берничә кеше йөрү тыела.

Диләрә Гафурова

Барлык яңалыклар