Әлеге дата хөрмәтенә чыгарылган почта маркасына мөһер кую тантанасы һәи истәлек тәңкәсен тәкъдим итү булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Бүген Дәүләт Советында «Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасы турында» Декретка кул куюның 100 еллыгына багышланган парламент утырышы узды. Утырыш башланыр алдыннан әлеге дата хөрмәтенә чыгарылган почта маркасына мөһер кую тантанасы һәи истәлек тәңкәсен тәкъдим итү булды. Татарстан гербы сурәтләнгән почта маркасына мөһер кую тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
«Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгы» дип тамгаланган конверт 250 мең нөсхәдә чыгарылган. Анда Татарстан гербы, милли бизәк, республиканың истәлекле урыннары сурәтләнгән, шулай ук төбәкнең авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармакларындагы казанышлары чагылдырылган.
Яңа почта маркасын Россия почтасы бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Почта блогын чыгаруга өстәмә рәвештә беренче көн конвертлары бастырылачак һәм Мәскәү һәм Казан өчен махсус штемпель әзерләнәчәк, дип хәбәр итә УФПС «Татарстан Почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.
Почта маркаларының истәлекле нөсхәләре Татарстан Республикасы Милли музеена, Татарстан Республикасы Дәүләт архивына һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеена тапшырылачак.
Моннан тыш, истәлекле датаны бәйрәм итүгә «Татарстан Республикасы оешуының 100 еллыгы» конверты белән тамгаланган истәлекле текстлы язулы махсус почта блогы әзерләнгән һәм юбилей тәңкәсе чыгарылган.