Аны Казаннан Фәйзуллинлар гаиләсе алды
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU 23 нче ноябрь). Социаль фондның Татарстан бүлеге ана капиталына 400 меңенче сертификатны рәсмиләштереп тапшырды. Әниләр көне алдыннан юбилей сертификатының бәхетле хуҗалары Казаннан Фәйзуллиннар гаиләсе булды.
Кызлары Айдана – Адилә һәм Айдар Фәйзуллинлар гаиләсендә көтеп алынган беренче бала. Һөнәре буенча Адилә банк хезмәткәре, Айдар Казан заводларының берсендә эшли, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Социаль фондның төбәк бүлегендә.
2020 елның апреленнән дәүләт сертификатлары Дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) әнинең шәхси кабинетына килүче электрон документ рәвешендә формалаша. Сертификатның цифрлы версиясе элек кәгазь сертификатында булган мәгълүматларны үз эченә ала. Ул «ЗАГС» бердәм дәүләт реестрыннан Татарстан Социаль фондына кергән мәгълүматларны файдаланып, проактив режимда, ягъни гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелә. Бүгенге көндә шул рәвешле 95 меңнән артык сертификат рәсмиләштерелгән.
Ана капиталына беренче сертификат республикада 2007 елда бирелде. Ул вакытта балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күләме 250 мең сум тәшкил иткән. Бүгенге көндә бу сумма 3 тапкырга арткан һәм икенче бала тугач гомуми сумма 785 мең сумга җиткән. 2020 елдан башлап сертификат алу хокукы беренче бала тугач яки уллыкка алынгач та бирелә. Аның күләме 587 мең сум тәшкил итә.