Ул 5-нче июньгә кадәр гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). 5-нче июньгә кадәр Татарстанда уылдык чәчү чорында балык тоту тыела.
ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты белгечләре уылдык чәчү чорында Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларыннан һәм аларга коя торган барлык елгалардан, барча төр балык тоту җайланмалары белән, тыелмаган урыннарда яр буеннан 2 энәдән дә артмаган донлы яисә бер калкавычлы кармак белән балык тотудан тыш, бөтен төр су биоресурсларын тоту тыелганлыгы турында искәртәләр.
Татарстанда су биоресурсларын чыгару тыелган сроклар Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен Балыкчылык кагыйдәләре нигезендә билгеләнә.