Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2019, 13:55

Татарстанда зур йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә

Чикләүләр Татарстан территориясендә урнашкан төбәк яисә муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының конструктив элементлары мөмкинлекләренең кимүенә юл куймас өчен кертелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Татарстанда зур йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Тиешле карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында имзаланды.

Шуны да искәртик: 15-нче апрельдән 14-нче майга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында йөк ташучы яки йөксез транспорт чарасы күчәренә 6 тоннадан артык йөк туры килә торган транспорт хәрәкәте чикләнә.

Моннан тыш, 20-нче майдан 31-нче августка кадәр һава температурасы 32 градустан югары булган вакытта, авыр йөк ташучы транспорт өчен төбәк әһәмиятендәге юллар буйлап асфальт-бетон катлаулы юл ябылачак. Хәрәкәт 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр рөхсәт ителәчәк.

Хәрәкәтне чикләү пассажир ташу автобуслары, азык-төлек, хайваннар, дару препаратлары, орлык фонды, ашламалар ташу, ягулыкны ташый торган транспорт чаралары (бензин, дизель ягулыгы, судно ягулыгы, реактив двигательләр өчен ягулык, ягулык мазуты, газ ягулыгы), табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле булган йөкләр ташуга кагылмый. Шулай ук чикләүләр чүп чыгару машиналарына, федераль закон белән хәрби хезмәт каралган федераль башкарма хакимият органнарының транспорт чараларына кагылмый.

Аерым очракларда, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт булганда, чикләүләр вакытында авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәте рөхсәт ителә. Аны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, (843) 533-37-97 факсы буенча һәм ktg.bdd@tatar.ru электрон почтасы аша электрон рәвештә алып була.

Рөхсәтләрне шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсендә түбәндәге адрес буенча бирәләр: Оренбург тракты, 5, 2 кат, 241-нче кабинет, телефон: (843) 533-37-97. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясенең башка субъектларыннан йөк ташучылар шундый ук тәртиптә махсус рөхсәт ала, дип ассызыклыйлар.

Барлык яңалыклар