В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түләүләрнең артуы 7,3% дәрәҗәсендә планлаштырыла
Киләсе ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияли башлаячак. Хәзер барлык түләүләрне дә хезмәт эшчәнлегенә бәйсез рәвештә арттырачаклар. Ләкин эшләвен дәвам итүче һәм инде эштән киткән кешеләрнең түләүләре арту төрлечә булачак.
Яңа елдан индексация 7,3% дәрәҗәсендә планлаштырыла. Әмма хөкүмәт ел нәтиҗәләре буенча бәяләр үсеше күрсәтелгән коэффициенттан югарырак булган очракта, өстәмә рәвештә пенсия арттыру хокукын саклап калды. Арттыру механизмының үзенчәлеге шунда ки, индексацияне түләнә торган пенсиягә түгел, ә хезмәт эшчәнлеге чорлары өчен барлык индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән күләменә карата кулланалар. Мондый вариант пенсионерлар индексация нәтиҗәсендә сизелерлек өстәмә ала алсын өчен каралган.
Пенсионер эштән туктагач, 2025 елда ясалган индексациягә өстәп, аның пенсиясен барлык индесацияләрне дә исәпкә алып исәпләячәкләр. Шуңа күрә гыйнвар аенда моңа кадәр эштән туктаган пенсионерларның пенсияләрен максималь арттыру көтелә. Башка сүзләр белән әйткәндә, түләүләрне арттыру барлык пенсионерлар өчен гарантияләнгән, ләкин хезмәт эшчәнлеген туктатучылар хезмәт эшчәнлеген туктату белән бәйле өстәмә дә алачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эшләүче пенсионерлар өчен индексацияне кабат кайтару иминият пенсиясенә һәм аның барлык төрләренә, шул исәптән инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләргә дә кагыла. Эшләүче пенсионерларга башка пенсия түләүләре һәм социаль пособиеләр киләсе елда элеккеге кебек үк индексацияләнүен дәвам итәчәк. Бу дәүләт һәм социаль пенсияләргә һәм пенсионерлар өчен иң киң таралган социаль ташламаларның берсе булган айлык акчалата түләү кебек төрләргә кагыла. Барлык санап үтелгән түләүләр эшләүче пенсионерлар өчен алдагы елларда да индексацияләнеп килде.
Быел президент кул куйган үзгәрешләр нигезендә хәзер эшләүче пенсионерларның пенсияләре эшләмәүчеләрнеке белән беррәттән индексацияләнергә тиеш. Моңа кадәр индексация пенсионер эштән туктаганнан соң гына ясала иде. Хәзер Социаль фондның Татарстан бүлеге хезмәт эшчәнлегенә бәйсез рәвештә барлык пенсияләрне индексацияләячәк.Моннан тыш, эшләүче пенсионерлар пенсиясен индексацияләүгә өстәмә рәвештә август түләүләре кушылачак. Аның Татарстан Социаль фонды бүлеге ел саен эш бирүче пенсионерларның пенсияләрен формалаштыруга яңа иминият кертемнәре кертүе нәтиҗәсендә үткәрә.
Әгәр сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт Татарстан Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1 (дүш.-пәнҗ. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 – 15.45 сәгатьләрдә).