В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пациентларны кабул итү алдан язылу буенча алып барылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май, Алинә Бережная). 12-нче майдан Татарстанның медицина учреждениеләрендә медосмотр һәм балаларга планлы вакцинация эше яңадан башланачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Балаларны вакцинацияләү һәм медосмотрлар медицина учреждениеләрендә, халык күпләп җыелуын булдырмас өчен, алдан язылу буенча үткәреләчәк. Моннан тыш, табиблар коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, пациентларда карантин анамнезын җыюны алдан үткәрәчәк, дип ассызыклады Марина Патяшина. Шулай ук республикада стоматологияләрне ачу мәсьәләсе дә карала.
Республикада санитар-эпидемиологик вәзгыять турында сөйләгәндә, ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе белдергәнчә, COVID-19 буенча вәзгыять катлаулы булып кала бирә. Республика оператив штабы мәгълүматлары буенча, Татарстанда тәүлек эчендә инфекция 90 кешедә ачыкланган, аларның 33-е хастаханәгә озатылган, авыруы симптомсыз яки җиңел формада узган 57 кеше өйләрендә дәвалана. Ике очрак читтән килүселәрдә, 88 кеше инфекциялеләр белән элемтәдән соң авырый.
Авыручылар арасында - 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 11 кеше, 40 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 14 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 16 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 8 кеше - 70 тән 80 яшькә кадәр һәм бер кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
39 кеше - Казанда, 18 кеше - Яр Чаллыда, 5-әр кеше - Апас, Чүпрәле һәм Түбән Кама районнарында, 4-әр кеше - Биектау һәм Лаеш районнарында, 2-шәр кеше - Буа һәм Питрәч районнарында, берәр кеше - Югары Ослан, Яшел Үзән, Мөслим, Саба, Теләче һәм Ютазы районнарында яши.
11-нче майга Татарстанда СОVID-19 белән авыруның барлыгы 1761 очрагы теркәлгән.
Авыручылар арасында медицина хезмәткәрләре дә бар, дип хәбәр итте брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. «Бүгенгә 48 медицина хезмәткәре инфекция йоктырган. COVID-19 белән зарарлануның биш очрагы расланган, 43 очрак раслануда, чөнки алар элемтәдә булган», - дип сөйләде М.Садыйков.
«Узган атнада без көн саен 80-нән 100-гә кадәр яңа очрак теркәдек, яңа очракларның уртача атналык үсеше 6% тәшкил итте, вирус 60% очракта диярлек симптомсыз уза, - дип сөйләде М.Патяшина. - Без вирусның юкка чыкмаячагы, циркуляция узачагын аңларга һәм аның белән янәшә яшәргә һәм аннан сакланырга өйрәнергә тиеш. Бүгенге көндә төп эш булып шәхси һәм иҗтимагый профилактика чаралары кала бирә». Ул билгеләп үткәнчә, перчаткаларны киеп йөрү зарурлыгы коронавирус таралу юлларының берсе контактлы-көнкүреш юл булуы белән бәйле. Моннан тыш, перчаткалар биткә кагылу гадәтеннән саклый.
Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, үзизоляция режимын республикага илнең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән кешеләр катгый үтәргә тиеш. «Үзизоляция режимын бозган очракта 15 меңнән 40 мең сумга кадәр административ җаваплылык каралган, республикада булмаган явыз хокук бозучылар стационарларга яисә обсерваторларга мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салыначак», - диде Татарстанда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе.
Үз эшчәнлеген яңадан башлаячак предприятиеләргә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан контроль көчәячәк. Кергәндә барлык хезмәткәрләр термометрия узарга, кулларны тән антисептиклары белән эшкәртергә, битлекләр кияргә, социаль дистанцияне сакларга, бинаның даими дезинфекциясен үткәрергә тиеш. Әлеге кагыйдәләрне үтәмәгән өчен штрафлар каралган: вазыйфаи затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен - 50-дән алып 150 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - 200 меңнән 500 мең сумга кадәр.