Республика халкының өйләренә азык-төлек, дарулар һәм беренчел кирәк-яраклар китерәләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Татарстанда #МыВместе волонтерлык штабы эше яңартылды. Республикада 2 меңнән артык кешедән торган иреклеләр командасы формалашты.
Волонтерлар бурычларына азык-төлек һәм дарулар сатып алу һәм китерү, медицина оешмаларына ярдәм, Татарстан КФҮдә QR-кодлар алуда ярдәм итү, халыкка Россия Кызыл Хачы һәм башка оешмалар белән берлектә ярдәм күрсәтү керә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.
#МЫВМЕСТЕ волонтерлык хәрәкәтенә һәркем кушыла ала, моның өчен бушлай +7(800)200-34-11 кайнар линия телефон номеры буенча шалтыратырга һәм гариза калдырырга кирәк. Волонтерлар ярдәменнән файдалану өчен, ТР халкы шул ук номер буенча шалтырата ала.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның мартыннан башлап #МыВместе акциясе бөтен ил буенча 250 мең битараф булмаган гражданнарны һәм 9 мең компанияне берләштерде, алар 1,5 ел дәвамында коронавирус таралуга каршы көрәштә ярдәм итә. Татарстанда акция 3 меңнән артык волонтерны берләштерде.