В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Поликлиникаларга алдан язылу буенча гына килергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). 19-нчы майдан Татарстанда планлы амбулатор-поликлиника медицина ярдәмен күрсәтү яңадан үз көченә керде. Республика халкын стоматология, офтальмология, отоларингология, акушерлык-гинекология, терапевтик косметология һәм медицина массажы буенча белгечләр кабул итә башлады. Поликлиникаларга табиблар кабул итүенә алдан язылу буенча гына килергә мөмкин, шул ук вакытта шәхсән саклану чаралары булу мәҗбүри.
Республиканың медицина учреждениеләрендә белгечләр кабул итүе генә түгел, ә халыкны планлы профилактик медицина тикшерүләре уздыру, өлкәннәрне планлы иммунизацияләү һәм белем бирү оешмаларына рәсмиләштерү алдыннан балаларга алдан медицина тикшерүе уздыру да яңартылды.
Катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында медицина ярдәме санитария таләпләре нигезендә күрсәтеләчәк. Шулай итеп, медицина оешмаларына милек рәвешләренә бәйсез рәвештә медицина тикшерүләре уздыруны һәм «бер тәрәзә» принцибы буенча шәхси медицина китапларын рәсмиләштерүне тәэмин итәргә кирәк булачак, пациентларны кабул итү һәм планлы иммунизация бары тик алдан язылу буенча гына үткәрелергә тиеш.
Медицина учреждениеләре хезмәткәрләре клиника биналарында чират барлыкка килмәслек итеп эшне оештырырга һәм социаль дистанцияне кимендә 1,5 метр саклау мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Барлык хезмәтләр дә тиз арада күрсәтелергә тиеш.
Персонал һәм медицина учреждениеләренә килүчеләр шәхси саклану чараларын - битлек һәм респираторлар йөртергә тиеш, ә биналарда дезинфекция режимын сакларга кирәк, дип хәбәр итә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе.