Моның өчен ведомство хезмәткәрләре ветераннарның өйләренә киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк. Моның өчен ведомство хезмәткәрләре ветераннарның өйләренә киләчәк.
Консультацияләрнең вакытын, урынын һәм кызыксындырган мәсьәләләрне раслау өчен идарә итүнең кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: +7(843)238-35-09, +7(917)224-87-94. Шалтыратулар эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке ашка бүленү: 12.00-дән 12.45-кә кадәр) кабул ителә. Шулай ук консультациягә Большая Красная ур., 30 (13-нче кабинет) адресы буенча язылырга мөмкин, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.