Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2020, 14:57

Татарстанда «Кама Тамагы» һәм «Татарстан көзгеләре» туристлык-рекреацион кластерлары проектлары өстендә эш алып барыла

Концепцияләр Зәңгәр күлләр, Лобач таулары һәм Юрьев мәгарәсе тирәсендә республиканың аеруча саклана торган территорияләрен төзекләндерүне күздә тота.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Зилә Гайфи). Татарстанда ике туристлык-рекреацион кластер - Кама Тамагы районында «Кама Тамагы» һәм Биектау районында «Татарстан көзгеләре»н булдыру буенча проектлар эшләнә, аларның концепцияләре Россиядә экотуризмны үстерү һәм туристлык-рекреацион кластерлар булдыру буенча конкурс финалына узды. Әлеге территорияләрне үстерү планнары турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм экологик туризм проектлары кураторы, табигый территорияләрдә коммерция һәм туристлык инфраструктурасын булдыру буенча эксперт Оксана Саргина сөйләде.

Кама Тамагы: Юрьев мәгарәсе буйлап экскурсияләр, кыяларга менү, баггиларда йөрү, Кама буйлап яхтада йөрү

Конкурста катнашуның төп шарты - составына муниципаль берәмлекләр, профильле ведомстволар, бизнес вәкилләре кергән төбәк командасы булу. Оксана Саргина сүзләренчә, социаль-мәдәни программалаштыру буенча белгечләрдән, экологлар, архитекторлар, маркетологлар, юристлар һәм башка белгечләрдән торган команда кыска вакыт эчендә гариза әзерләгән. Туристлык-рекреацион кластерлар булдыру, аларның чикләрен билгеләү, кысалы концепция булдыру бурычы торды. Проектлар өстендә Orchestra студиясе архитекторлары һәм «Архитектурный десант» бюросы эшли.

Наталия Фишман-Бекмамбетова билгеләп үткәнчә, проектларны эшләгәндә биотөрлелекне саклап калу төп аспект булып тора. «Без, тупланган тәҗрибәне исәпкә алып, территорияләргә сакчыл мөнәсәбәттә булачакбыз. Әмма кеше факторы да мөһим, еш кына табигать территорияләрендә без чүп-чар таулары, сүндерелмәгән учаклар белән очрашабыз. Әгәр мәгълүмати сәясәт үткәрмәсәң, гамәлгә ашырылган проектлар территорияләргә зыян китерергә мөмкин. Барлык карарларны без экологлар белән килештерәчәкбез, җирле халык, бизнес вәкилләре белән бергә эшләячәкбез», - дип ышандырды ул.

«Кама Тамагы» кластеры бөтенроссия халык тавыш бирүендә проектлар арасында беренче урынны алды. Наталия Фишман-Бекмамбетова сүзләренә караганда, 75 мең татарстанлы ТР Президентының республика проектларын хуплауга чакыруына уңай җавап бирде. Конкурс шартлары нигезендә туристлык кластеры чикләрендә аеруча сакланучы территориянең булуы кирәк. «Кама тамагы» туристлык-рекреацион кластеры нәкъ менә ике аеруча сакланучы территория - Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе тирәсендә формалашкан, территория Татарстанда табигатьне саклауның махсус режимы булган беренче курорт булачак, дип планлаштырыла.

Кластерның мәйданы 4387 га, территориядә 8178 кеше яши. Төгәл концепция нигезендә, территориядә Юрьев мәгарәсе буенча экскурсияләр оештыру, кыяларга күтәрелү, баггиларда йөрү, Кама буенча яхтада йөрү планлаштырыла. Инде хәзер үк Кама һәм Идел кушылган урында урнашкан Кама Тамагы Татарстанда матур күренешләргә ия булган популяр туристлык объекты булып тора.

Зәңгәр күлләр: кемпинг, «яланаяклы» сукмак, sup-бордларда серфинг, лектория һәм экомәктәп

«Татарстан көзгеләре» кластеры Зәңгәр күлләр тирәсендә формалаштырылган. Россия төбәкләре, конкурста катнашучылар арасында бу шәһәр янында урнашкан бердәнбер объект - Казанның тарихи үзәгеннән 18 чакрым ераклыкта. Оксана Саргина сүзләренчә, шәһәргә якын булу проектны инфраструктур планда гамәлгә ашыру өчен өстенлек бирәчәк, шәһәр яны ял итү зонасын нәтиҗәлерәк үстерергә мөмкинлек бирәчәк, ул Кама Тамагы кебек үк ял итүчеләрдә зур популярлык казанган. Бу территорияне үстерүнең рамалы концепциясе кемпинг, «яланаяклы» сукмак, sup-бордларда серфинг, лектория һәм экомәктәп, велосипедлар һәм чаңгы арендасы буенча хезмәтләр күрсәтүне күздә тота.

4800 гектар мәйданлы һәм 5 мең кеше яши торган кластер региональ экомаршрутның бер өлешенә әвереләчәк, бу туристлар агымын арттырырга һәм контрольдә тотарга, аны районның бөтен территориясендә тигез итеп бүләргә мөмкинлек бирәчәк.

Хәзер бу ике проект акселерация этабында - бу гамәлгә ашыруга әзер булган продуктны җитештерүгә юнәлдерелгән интенсив. «Октябрьгә кадәр без һәр атна белем бирү сессияләрен узабыз, арадаш концепцияләрне тапшырабыз. Безнең бурыч акселерация этабында федераль финанслау алачак топ-10 проект арасына керү. Моннан тыш, без киләчәктә әлеге территорияләрне дөрес үстерә алырлык белгечләр командасын җыябыз. Без үз алдыбызга глобаль бурыч куябыз - табигать һәм кеше арасындагы үзара хезмәттәшлектә яңа алымнар формалаштыру», - диде Оксана Саргина.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм Россиядә экотуризмны үстерү конкурсының финалисты булды. Конкурска Россия Федерациясенең 68 субъектыннан барлыгы 115 гариза килгән. Татарстаннан конкурста 5 проект катнашты, шуларның икесе финалга чыкты. Халык тавыш бирүе игълан ителде, Татарстан төбәкләр арасында беренче урынны алды, ә проектлар рейтинг лидерлары рәтенә керде.

Барлык яңалыклар