(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июль). Киләсе тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава саклана. Бераз яңгыр явачак, урыны белән яшен булуы ихтимал. Бүген төнлә кайбер районнарда томан көтелә.
Төньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчле 16 м/с тизлек белән, яшен вакытында 20 м/с тизлек белән исә торган җил көтелә. Төнлә минималь температура +17-19 градус булачак, 21 июльдә көндез һава температурасы +25-27 градус булуы көтелә.
Якшәмбегә каршы төндә һәм көндез 22 июльдә Татарстанда урыны белән бераз яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 16 м/с, яшен вакытында 20 м/с кадәр тизлек белән җил исәчәк. 21 июльдән 22 июльгә каршы төндә һаваның минималь температурасы +14-19 градус тәшкил итәчәк, көндез максималь температура - +24-29 градус.
23 июльдә республикада урыны белән бераз яңгыр явачак, яшен булырга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15 м/с, яшен вакытында 20 м/с кадәр тизлек белән җил исәчәк. Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә һава температурасы +11-16 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +22-27 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.