Җылылар республикага киләсе атна башында киләчәк
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә Казанда аязучан болытлы булачак, синоптиклар бераз кар вәгъдә итә. Төнлә һәм көндез һава температурасы -19..-21 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Якшәмбе, 14 нче гыйнварда, төнлә Татарстанда урыны белән бераз кар явачак һәм -18..-23 градуска кадәр салкын булачак, аязганда -27 градуска кадәр төшәчәк. Көндез җитди явым-төшем көтелми, термометр баганалары -13..-18 градуска кадәр күтәреләчәк.
Дүшәмбе, 15 нче гыйнвар төнендә республикада явым-төшемнәр көтелми, һава температурасы -17..-22 градус тәшкил итәчәк. Көндез бераз кар явачак һәм -10..-15 градуска кадәр җылытачак.
Температура сишәмбе, 16 нчы гыйнварда, күтәрелүен дәвам итәчәк. Татарстанлыларны кар, буран һәм көчле җил көтә. Төнлә -10..-15 градус фаразлана, көндез -3..-8 градус булачак.