В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче прививканы – октябрьдә, икенчесен 5-7 айдан соң ясарга киңәш ителә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Быел Татарстанда талпаннар тешләгәннән 8916 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20%-ка кимрәк, әмма уртача күпьеллык күрсәткечтән 13%-ка артыграк. Республикада талпан вирус энцефалиты белән зарарлануның читтән кертелгән (Төмән өлкәсеннән) 1 очрак һәм иксод талпан боррелиозы белән авыруның 12 очрагы ачыкланган.
Талпан энцефалиты буенча ТР 30 административ территориясе эндемик санала, шул исәптән Казан, иксодлы талпан боррелиозы буенча – республиканың бөтен территориясе.
Татарстанда агымдагы елда 2293,5 га мәйданда, шул исәптән җәйге сәламәтләндерү лагерьлары территорияләрендә акарицид белән эшкәртүләр башкарылган. Шулай ук талпан вирус энцефалитын вакцинопрофилактикалау эшен контрольдә тоту дәвам итә, агымдагы елда республикада барлыгы 6606 кешегә прививка ясатылган (планның 81,2%).
Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе талпан вирус энцефалитыннан эшләре эндемик территорияләргә чыгу белән бәйле кешеләргә, шулай ук ял итәргә, гөмбә җыярга, балык тотарга, ауга йөрүчеләргә вакцинация кирәклеге турында искә төшерә.
Вакцинация курсын алдан ук үткәрергә кирәк. Иммунизация ике тапкыр тормышка ашырыла: беренче прививканы октябрьдә, икенчесен 5-7 айдан соң ясарга тәкъдим ителә. Прививкалар арасындагы минималь интервал 1-2 ай тәшкил итә. Вакцинация табигый инфекция учагына чыгарга ике атна кала тәмамланырга тиеш, ревакцинация бер елдан соң уздырыла, дип хәбәр итә идарә матбугат хезмәте.