11 нче сыйныф укучылары өчен имтиханнар үткәрүнең төп чоры – 23 нче майдан 11 нче июньгә кадәр
Фото: Денис Гордийко
БДИны үткәрүнең төп чоры 23 нче майдан 11 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче имтихан көнендә укучылар география, әдәбият, химия һәм туган тел буенча белемнәрен тикшерәчәкләр. Рус теленнән һәм математикадан мәҗбүри имтиханнар (база һәм профиль дәрәҗәләре) 28 һәм 31 нче майга билгеләнгән.
Россия президенты Владимир Путин карары нигезендә быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының, югары уку йортларына кабул итү кампаниясе тәмамланганчы, БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен расписаниегә өстәмә көннәр – 4 һәм 5 нче июль кертелгән. Нәтиҗәләр турында 15 һәм 17 нче июльдә билгеле булачак.
Бер фәнне яңадан тапшыруга гаризалар дәүләт имтиханы комиссиясе тарафыннан 26 нчы июньнән 1 нче июльгә кадәр кабул ителә. «Яңадан тапшыру очрагында беренче имтихан өчен баллар юкка чыгарылачак, ягъни иң яхшы нәтиҗәне сайлап алу мөмкинлеге булмаячак», – дип аңлатты Илсур Һадиуллин.
2024 елгы имтихан кампаниясенең тагын бер үзенчәлеге шунда, узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру чорында (22 нче марттан 22 нче апрельгә кадәр) түгел, ә төп чорның резерв көннәрендә – 13-21 нче июньдә бирә.
Баллар чиген үтмәгән яки авыру сәбәпле имтиханга килә алмаган укучылар БДИны өстәмә көннәрдә – 4, 9 һәм 23 нче сентябрьдә тапшыра ала.
БДИга нәтиҗәләр 6 нчы июньнән 26 нчы июньгә кадәр ясалачак.
Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, БДИ тапшыручылар саны елдан-ел кими. 2024 елда рус теленнән 14 мең 352 укучының белемен тикшерәчәкләр, бу, узган ел белән чагыштырганда, 581 кешегә кимрәк. Шул ук вакытта әлеге фән буенча имтихан аттестат алу өчен мәҗбүри булып кала.
Сайлау буенча имтихан бирү мөмкинлеге булган фәннәр арасында химия, инглиз теле, география популяр. Быел химиядән 1985 укучы (узган ел белән чагыштырганда, үсеш 2,7% ны тәшкил иткән) имтихан тапшырачак, инглиз теленнән – 2023 укучы (үсеш 1%), географиядән – 191 укучы (үсеш 0,42%). Шул ук вакытта 11 нче сыйныф укучылары арасында җәмгыять белеме, тарих, профильле математика, физика, информатика һәм биология белән кызыксыну кимегән.
Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, төп дәүләт имтиханын (ТДИ) үткәрү расписаниесе 2023 елның декабрендә үк расланган булган. Әмма БДИны үткәрү графигына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 9 нчы сыйныф укучылары өчен география, информатика һәм җәмгыять белеме буенча 11 нче июньгә билгеләнгән имтиханнар 10 нчы июньгә күчерелгән.
ТДИны үткәрүнең төп чоры – 21 нче майдан 3 нче июльгә кадәр, өстәмә чор – 3 нче сентябрьдән 24 нче сентябрьгә кадәр.
9 нчы сыйныф укучыларына рус теленнән, математикадан һәм сайлап алынган ике фәннән имтихан тапшырырга кирәк булачак. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле укучылар, теләк буенча, дүрт фән урынына үз белемнәрен ике фәннән тикшерә ала: рус теле һәм математика.
«ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Туган тел» һәм «Туган әдәбият» предметлары буенча имтиханнар уздыру көннәре билгеләнде. Төп даталар – 23 һәм 24 нче май. Резерв даталар – 20, 21 нче июнь һәм 3 нче июль», – дип өстәде Илсур Һадиуллин.
Быел туган телдән имтиханнарны (сайлау буенча) 4 мең 46 укучы тапшырачак, бу, узган ел белән чагыштырганда, 2685 кешегә күбрәк. Шуларның 3 мең 854 е – татар, 139 ы – чуваш, 33 е – удмурт, 20 се мари телләрен сайлаган.
Башка фәннәргә килгәндә, укучылар информатикага (54,4%), географиягә (46,1%) һәм җәмгыять белеменә (39,9%) өстенлек биргәннәр.
Камилә Вилданова