В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1-2 нче стадиядә ачыкланган шешләр өлеше 62,5% ка кадәр арткан.
Фото: Марат Мөгыйнов
Республиканың онкология диспансерында 115 мең 94 кеше исәптә тора – бу яман шеш авырулары булган пациентларны күзәтү чорында иң зур күрсәткеч. Бу онкология авыруларын диагностикалауның нәтиҗәлерәк уздырыла башлавы турында сөйли: узган ел профилактик тикшерү һәм диспансерлаштыру системалары тулы көчкә эшләде, аннан алдагы елдагы кебек коронавирус аркасында чикләүләр булмады.
Биш ел һәм аннан да күбрәк вакыт аралыгында исәптә торган авыруларның өлеше узган ел белән чагыштырганда арткан һәм 59,6% тәшкил итә башлаган. «Берничә ел элек мондый сан турында хыяллана гына ала идек», – дип шәрехләде Э.Нугуманов. Аның сүзләренчә, пациентларның бер еллык үлем очраклары саны 7,9% ка кимегән һәм күзәтү вакытында иң аз күрсәткеч тәшкил итә. «Тулаем алганда, онкологик ярдәм системасы үсешнең иң югары ноктасында», – дип өстәде ТРның баш штаттан тыш онкологы.
Статистика буенча, республикада яман шеш авыруының 14,2% ы – тире, 12,8% ы – сөт бизе, 12,7% ы эчәклеккә туры килә. Әлеге онкология авырулары буенча Татарстанда иртә диагностикалау технологияләре кулланыла.
Эдуард Нугуманов онкодиспансерда исәптә торучы кешеләрнең гомуми саныннан 70,3% ы гына диспансерлаштыру узганлыгына игътибар итте. «Авыруның катлауланмаячагына ышаныр өчен, елына бер тапкыр булса да тикшерү узарга тиеш. Әгәр дә диспансерлаштыру үтмәсәләр, бу төзәтеп булмый торган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», – диде ул.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының М.З.Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов сүзләренә караганда, Татарстанда яман шеш белән көрәшү юнәлешендә прогресс күзәтелә. Өч ел эчендә дәваланган пациентлар саны икеләтә арткан, һәм пациентларның хастаханәдә яту вакыты киресенчә кимегән. Бу заманча җиһазларны куллану һәм сыйфатлы белгечләр эше белән бәйле.