Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2020, 14:02

Татарстанда БДИны 100 баллга тапшыручылар саны артты

Рус теле, әдәбияты һәм информатика буенча максималь балл артты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август, Ксения Швецова). Быел Татарстанда чыгарылыш имтиханнарының төп чоры нәтиҗәләре буенча БДИны 100 баллга тапшырган укучылар саны артты. Бер предмет буенча максималь баллны 205 кеше җыйды, ике фән буенча - 17 укучы. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Быел БДИның төп чоры 3-нче июльдән 25-нче июльгә кадәр уздырылды, имтиханнарны 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. 8-нче августка кадәр төрле сәбәпләр аркасында моңа кадәр йомгаклау аттестациясен уза алмаган укучылар өчен өстәмә чор дәвам итә, дип искәртте Р.Борһанов.

89-нчы номерлы мәктәпне, 131-нче номерлы лицейны һәм КФУның IT-лицеен тәмамлаучы укучылар ике имтиханны да 100 баллга тапшырды

Узган ел белән чагыштырганда, быел чыгарылыш сезонында йөз баллы нәтиҗәләр саны 40-ка арткан: барлыгы 239 йөз баллы нәтиҗә исәпләнә, шуларның 227-се - агымдагы елның чыгарылыш укучыларында. Максималь балл җыйган чыгарылыш укучылары өлеше рус теле, әдәбияты һәм информатика буенча үсте.

«Татарстанда БДИның төп чоры йомгаклары буенча бер предмет буенча 205 кеше 100 балл алды, шуларның 12-се мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар һәм 193 агымдагы елның чыгарылыш укучылары, - дип хәбәр итте Р.Борһанов. - Ике фән буенча агымдагы елда 17 чыгарылыш сыйныф укучысы максималь балл алды, узган ел алар 10-ау иде». Казанның 89-нчы номерлы мәктәбен, 131-нче номерлы лицеен, КФУ IT-лицеен һәм республиканың башка уку йортларын тәмамлаучылар ике имтиханны да 100 баллга тапшырды, дип өстәде спикер.

Кайбер фәннәр буенча 100 балл җыймаган чыгарылыш укучылары саны артты, әмма аларның күрсәткечләре максималь нәтиҗәгә якын иде. Шулай итеп, рус теле, химия, тарих, география, француз теле һәм җәмгыять белеме буенча югары балл җыючылар саны артты. Бу күрсәткеч математика, информатика, биология, инглиз һәм немец телләре буенча кимеде.

Шул ук вакытта агымдагы елда уку предметлары буенча минималь бусаганы үтмәгән укучылар саны артты. Алар имтиханнарны киләсе елда бирә алачак.

Аерым уңышлары өчен 2436 чыгарылыш сыйныф укучысы уку алдынгысы аттестаты һәм медаль алды. Моның өчен мәктәп укучылары урта гомуми белем бирү дәрәҗәсендә өйрәнелгән уку планындагы барлык предметларны да «бишле» билгесенә тәмамларга һәм әдәбият буенча йомгаклау иншасы яки бәян итү өчен зачет алырга тиеш иде.

7 укучы БДИ тапшыру кагыйдәләрен бозган өчен имтиханнардан чыгарылган

Югары баллчыларны ачыклаудан тыш, белгечләр шулай ук дәүләт аттестациясенең урта баллының үзгәрүе буенча да йомгаклар ясыйлар. Әйтик, быел республикада БДИ нәтиҗәләре буенча уртача балл элеккечә уртача Россия күрсәткечләреннән югарырак. Дүрт фән: тарих, география, француз теле һәм җәмгыять белеме буенча БДИның уртача баллы сизелерлек артты. Татар теле буенча бердәм республика имтиханында 10 укучы әйбәт нәтиҗә күрсәтте, алар 80-гә якын уртача балл алдылар.

«Рус теле, әдәбияты һәм физика буенча уртача балл бераз артты. Без моны санап үтелгән предметлар буенча мөстәкыйль рәвештә әзерләнү җиңелрәк булуы белән аңлатабыз, - дип билгеләде Р.Борһанов. - Профильле дәрәҗәдәге математика, химия, информатика, биология, инглиз һәм немец телләре буенча уртача балл түбәнрәк булды. Бу практик әзерлекне таләп итә торган предметлар. Бу имтиханнарга укытучысыз әзерләнү катлаулырак, ә быел укучылар, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, нигездә мөстәкыйль әзерләнде».

Узган ел белән чагыштырганда, информатика буенча БДИ тапшырган укучылар саны 196 кешегә, инглиз теле буенча - 227-гә, тарих буенча 45-кә арткан. Бер укучы испан телен сайлады.

Предмет һәм конфликтлы комиссия укучыларның шикаятьләрен һәм апелляцияләрен карауны дәвам итә. Бүгенгә БДИ катнашучылары биргән 912 апелляциянең 87-се канәгатьләндерелгән - 10%-чамасы. Моннан тыш, быел БДИ тапшыру кагыйдәләрен бозган 7 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнардан чыгарылды. Аларның икесе телефон, бишесе белешмә материаллар кулланган. Бу балаларның предметлар буенча нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган, аларны имтиханны киләсе елда яңадан бирә алачаклар.

Уку елы тәмамлангач һәм йомгаклау сынауларыннан соң гомуми белем бирү турындагы аттестатны якынча 17 мең чыгарылыш сыйныф укучысы алды, төп гомуми белем турында аттестатка 37 меңнән артык чыгарылыш укучысы ия булды, дип хәбәр итте Р.Борһанов.

Барлык яңалыклар