Хәзер смс-хәбәрләрне 4 максатын күрсәтеп көненә ике тапкыр җибәрергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Татарстанда республика халкына зиратка баруга бирелә торган цифрлы рөхсәтләр санын арттырдылар. Хәзер смс-хәбәрләрне 4 максатын күрсәтеп көненә ике тапкыр җибәрергә мөмкин.
Юлга - зиратка кадәр һәм кире өйгә - татарстанлыларга берәр сәгать бирелә, шул ук вакытта зиратта кешеләр үзләренә кирәк кадәр була ала. Бу максаттан цифрлы рөхсәт алу өчен элеккечә атнага бер тапкыр гына файдаланырга мөмкин.
Республика халкына өйдән чыкканда гигиена кагыйдәләрен үтәргә, саклагыч битлекләрне, бер тапкыр кулланыла торган перчаткаларны кияргә һәм башка кешеләр белән дистанцияне сакларга кирәк, дип искәртәләр.
7-нче майга булган мәгълүматларга караганда, республикада зиратларга 67 меңгә якын цифрлы рөхсәт бирелгән, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.