Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.01.2022, 16:55

Татарстанда минималь хезмәт хакы арттырылды

Агымдагы елның 1-нче гыйнварыннан ул бюджеттан тыш сектор хезмәткәрләре өчен 16 мең 700 сум тәшкил итә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Татарстанда минималь хезмәт хакы артты, бу Россиядә хезмәт хакының минималь күләмен арттыруга бәйле.

2022 елның 1-нче гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләме 2021 елның 6-нчы декабрендәге 406-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә аена 13 мең 890 сум тәшкил итә, бу чорда эшче тарафыннан эш вакыты нормасы тулысынча эшләнгән һәм хезмәт нормалары үтәлгән очракта.

Хезмәт хакының минималь күләме нигезендә икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәрләре, Татарстан территориясендә хезмәт куючылар һәм оешма - юридик зат, республика территориясендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә булучылар өчен аена 16 мең 700 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнгән. Күләме Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында 2011 елның 24-нче декабрендәге Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында 324-нче номерлы килешүдә билгеләнгән. Килешү дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә кагылмый, алар өчен хезмәт хакы Россия буенча МРОТ тан чыгып билгеләнә (13 мең 890 сум).

Хезмәт хакын түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итүдә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Татарстан халкы хокуклары бозылганда Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук прокуратура һәм судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Барлык яңалыклар