2024 елда Татарстан Республикасында ул 13 135 сум тәшкил итәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче ноябрь). Киләсе елда республикада яшәү минимумын 916 сумга кадәр арттырачаклар. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карар проектында әйтелә.
Документ нигезендә, 2024 елда җан башына яшәү минимумы 13 135 сум тәшкил итәчәк; эшкә яраклы кешеләр өчен – 14 317 сум; пенсионерлар өчен – 11 296 сумга кадәр; балалар өчен – 12 741 сум.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда республикада яшәү минимумы 12 219 сум тәшкил итә; эшкә яраклы халык өчен — 13 319; пенсионерлар өчен — 10 508; балалар өчен — 11 852.