В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа реестрга 13 мөстәкыйль объект һәм дүрт берләштерелгән зона кергән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Татарстанда Казанның мәдәни мирас объектларын саклау зоналарының чикләре һәм җирләрдән файдалану режимнары расланды. Яңа реестрга 13 мөстәкыйль объект һәм дүрт берләштерелгән зона – элеккеге Бишбалта бистәсе, элеккеге Яңа Татар бистәсе, Шәһәр читендәге архиерей йортының Надврат Тихвинск чиркәве һәм Кабан арты мәчете кергән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.
«Шәһәрнең үзәк өлешендә җайга салуның катлаулы системасы хуҗалык эшчәнлеген алып бару өчен билгеле бер киртә булды. Без төзүчеләр, инвесторлар ягыннан даими тәнкыйть сүзләре ишеттек. Татарстан Республикасында инвестиция климатын яхшырту максатында проект төркеме 2019-2020 елда сак зоналары буенча яңа карарлар әзерләде», – дип сөйләде Иван Гущин.
2020 елның июлендә Россия Мәдәният министрлыгы боерыгы белән ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән «Казан Кремле ансамбле» федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты чикләре билгеләнде. Шул рәвешле Казан Кремленең саклау зоналары проекты тарихи үзәкнең төп өлешен колачлый.
ТР Министрлар Кабинетының 20-нче августтагы карары белән Казанның мәдәни мирас объектларын саклау зоналары чикләре расланды. Реестрга үз сак зонасы булган 13 мөстәкыйль объект һәм дүрт берләштерелгән зона керде. И.Гущин сүзләренә караганда, эш бер ел дәвам иткән. «Минемчә, эш уңышлы башкарылды, вакыт бу документларның ничек эшләячәген күрсәтәчәк, фикерләрне дә ишетәсе иде», – дип ассызыклады ул.
Әйтик, Милли-мәдәни үзәк һәм Касәгә якын территорияләр парк зонасына бирелә. Димәк, монда теләсә нинди капиталь төзелеш алып бару тыелачак. Шәһәр төзелешен шулай ук ел саен «Чәчәкләр фестивале» уза торган «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда да башкарып булмаячак. Монда шулай ук парк зонасы урнаштырылган. Объект янындагы зонада яңа төзелешнең биеклеге буенча чикләү гамәлдә булачак, дип хәбәр итте И.Гущин.
Матбугат конференциясендә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе сөйләгәнчә, «Кольцо» сәүдә-күңел ачу үзәген реконструкцияләү өчен, милекчегә комплексны модернизацияләү мөмкинлеге бирү максатыннан бинаның тарихи чикләре торгызылган.
Документта Горький исемендәге парк һәм Иске Татар зираты районында некрополь белән бәйле мәсьәләләр төзәтелгән. Монда җир участогын күмү таләпләренә туры китергәннәр.
Тельман урамы, 24 адресындагы архитектура һәйкәле янында яңа һәм реконструкцияләнә торган биналарның биеклеге 20 метрдан артмаска тиеш. Моңа кадәр 30 метрга булган чикләүләр рельефтан чыгып билгеләнде.
И.Гущин сүзләренә караганда, Мәҗит Гафури урамындагы Ал мәчет янындагы зонада «офыкларны киңәйткәннәр». Элек биредә 74-76 метрга кадәр төзелеш рөхсәт ителгән иде. Хәзер максималь параметр 11 метр дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чикләү Мәҗит Гафури, Камил Якуб, Кызыл Татарстан урамнарына кагыла.
Подлужная урамы, 49 йорт объекты тирәсендәге территориядә төзелешкә таләпләр үзгәргән. «Кирәкле биеклек параметрлары буенча бәхәсләр күп булды. Без чикне 11 метрга билгеләдек, аңа кадәр 46 метрлы төзелеш биеклегенә рөхсәт ителгән иде. «Урам» экстрим-паркын үстерү өчен зур булмаган искәрмә калдырдык – монда төзелеш 20 метр биеклектән артмаска тиеш», – дип сөйләде ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе.
Шулай ук матбугат конференциясендә Кремль дамбасында велосипед юллары барлыкка килергә мөмкин икәнлеге билгеле булды. «Хәзер җәяүлеләр агымы һәм велосипед агымнары тыгыз урнашкан, һәм конфликтлар барлыкка килә. Без үсеш өчен мөмкинлек бирәбез. Әмма бу Казан Кремленең буфер зонасы территориясе, һәм велоюл, ЮНЕСКО линиясе буенча килештерелсә, мөмкин булачак», – дип билгеләде Иван Гущин.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә мәдәни мирас объектларының бердәм федераль реестрында Казан территориясендә урнашкан 589 объект теркәлгән. Шул исәптән 137 федераль объект, 379 – төбәк һәм 73 – җирле әһәмияттәге объект. Закон таләпләре нигезендә, тарихи тирәлектә аларны саклау зоналары билгеләнергә тиеш.