В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле карарга республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйды
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). ТР Министрлар Кабинеты 2024 елга яшәү минимумы күләмен раслады. Тиешле карарга республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
«2024 елга Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы күләмен – 12 966 сум, эшкә яраклы халык өчен – 14 133 сум, пенсионерлар өчен – 11 151 сум, балалар өчен 12 577 сум күләмендә расларга», - диелә документ текстында.
Быел ТРда җан башына исәпләгәндә яшәү минимумы 12 219 сум тәшкил итә.