Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.02.2020, 16:40

Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучылар 100 мең сум күләмендә акча алачак

75 мең сум федераль бюджеттан һәм тагын 25 мең сум – республика бюджетыннан биреләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак: Һәр ветеранга федераль бюджеттан 75 мең сум һәм республика бюджетыннан тагын 25 мең сум бүлеп биреләчәк.

Бер тапкыр бирелә торган республика түләве турындагы карарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Бу хакта ул Балтач районының Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музеена визиты барышында хәбәр итте, музейның директоры Гарифҗан Галиев та Бөек ватан сугышында катнашкан. Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, нацист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына һәм тол ирләренә 25 мең сум акча биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Документ нигезендә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына, Бөек Ватан сугышы, Финляндия белән сугыш, Япония белән сугыш вакытында һәлак булганнарның тол хатыннарына һәм тол ирләренә 75 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнгән.

Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәренә, нацист концлагерьларының, төрмәләрнең һәм геттоның балигъ булмаган тоткыннарына 50 мең сум күләмендә түләү каралган. Федераль түләүгә өстәмә рәвештә тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары республика бюджетыннан 5 әр мең сум акча алачак.

Моннан тыш, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга ел саен 10 мең сум күләмендә акчалата түләү каралган.

Ветераннар бер тапкыр бирелә торган түләүне 2020 елның апрель аенда яки май аенда алачак, алар пенсия һәм башка социаль түләүләр белән бергә биреләчәк, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар