Уңай динамикага карамастан, чикләү чараларын тулысынча бетерү турында сөйләргә иртәрәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май, Алинә Бережная). Татарстанда коронавирус таралу белән бәйле вәзгыять тотрыклылана. 15-нче апрельдән республикада яңа COVID-19 очракларының үсеш темпы атна саен якынча 2%-ка кими, ә авыруның авыр формалары өлеше 1% тәшкил итә. Уңай динамикага карамастан, саклану кагыйдәләрен үтәргә кирәк - бу авыруның артуына китерергә мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе - республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина сөйләде.
«Татарстанда вәзгыять тотрыклылана, хәтта яңа очраклар барлыкка килү темпы бераз акрынайды да. Әмма бу тенденция тотрыксыз, үзизоляция кагыйдәләрен бозу яңа очракларның моменталь артуын бирәчәк, без яңадан чикләүләр кертергә мәҗбүр булачакбыз», - дип билгеләде Марина Патяшина.
Татарстанның баш санитария табибы республикада авыручылар саны статистикасын китерде: 2912 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән чирләде, узган атнада үсеш 555 очрак тәшкил итте. «Бу ачыкланган очраклар саны алдагы атнада булган очраклардан артмаган беренче атна булды. Авырулар санының кискен артуын тоткарларга безгә чикләү чаралары ярдәм итте, алар беренче карашка кырыс булып тоелса да, нәтиҗәле булды», - дип белдерде М.Патяшина.
Куркыныч яный торган төркем турында сөйләгәндә, М.Патяшина билгеләп үткәнчә, 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге, яңа коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр өлеше 15% тәшкил итә. Ягъни, өлкән яшьтәге кешеләр үз-үзләрен изоляцияләү режимын төгәл үтәүне дәвам итә.
Әмма, авырулар санының кимүе күрсәткечләренә карамастан, чикләү чараларын тулысынча бетерү турында сөйләргә иртәрәк. Йомшаклыклар кертү, инфекциянең таралу күрсәткече 0,8 күрсәткеченә җиткәч кенә, мөмкин булачак. Бүген ул 0,9 тәшкил итә. «Әгәр дә бер яки ике атна дәвамында очраклар саны абсолют чагылышта кимесә яки көн саен аларның саны 60-70-тән артмаса, бу безгә яңа объектлар ачу һәм мәйданнарны киңәйтү мәсьәләсен карарга мөмкинлек бирәчәк, дип уйлыйм. Республикада көн саен 20-30 очрак теркәлә башлаганда, иҗтимагый туклану урыннары эшли башлаячак», - дип белдерде М.Патяшина.
Аның сүзләренчә, битлекләрне һәм перчаткаларны мәҗбүри киеп йөрүне яңа очраклар бөтенләй теркәлмәгәндә гамәлдән чыгарачаклар. «Мин бер айдан соң битлек һәм перчаткалардан арыначакбыз, дигән фаразлар куймас идем. Мөгаен, көзгә кадәр без шундый режимда яшәргә мәҗбүр булырбыз», - диде М.Патяшина. Республиканың баш санитария табибы җәйге эсселекнең коронавирус инфекциясе таралуны туктатачагына өметен белдерде.
Шул ук вакытта коронавируска уздырыла торган тестларның саны арта. 8-нче майдан бирле Татарстанда һәр көнне 4,5 меңгә кадәр тикшеренү үткәрелә. «Без лаборатория челтәрен тиз киңәйттек. Республикада сынауларны 18 лабораториядә тапшырырга мөмкин», - диде М.Патяшина.
ТР баш санитария табибы Татарстан халкын чикләү чараларын үтәүне дәвам итәргә чакырды - битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә чакырды.
Исегезгә төшерәбез, 26-нчы майда Татарстанда коронавирус белән 63 яңа авыру очрагы теркәлде.