Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.01.2026, 11:24

Татарстанда контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә түләүләрне сизелерлек арттырдылар

2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәменең яңа кагыйдәләре буенча контракт төзергә теләүчеләр 2,9 миллион сумга кадәр акча алачак

Денис Гордийко фотосы

Татарстан Республикасында контракт нигезендә хезмәт итүче махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга түләү суммасын 2,9 миллион сумга күтәрделәр. Хәзер моңа шулай ук пилотсыз системалар белән эш итә торган яңа гаскәрләргә кергән хәрбиләр дә дәгъва итә ала. Яңа кагыйдәләр бу елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.

2,9 миллион сум түбәндәге түләүләрдән тора: республика бюджетыннан – 2,5 миллион сум, Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум.

Югары түләүләр турыдан-туры алгы сызыкта бурычларын үтәячәк махсус хәрби операция сугышчылары өчен генә каралмаган. 2,9 миллион сумга пилотсыз системалар белән эш итә торган яңа гаскәрләргә кергән хәрбиләр дә, шулай ук Африка корпусының яңа хәрбиләре дә дәгъва итә ала.

Контракт төзүчеләрнең барлык категорияләре өчен полигоннарда әзерлек чаралары каралган. Пилотсыз системаларга һәм Африка корпусына килгәндә, булачак сугышчыларны кимендә ике ай дәвамында махсус күнекмәләргә өйрәтәчәкләр. Әлеге гаскәрләргә эләгү өчен җентекле сайлап алу этабын узарга кирәк. Африка корпусында нык сәламәтлеккә һәм дәгъвачыларның хәрби тәҗрибәсенә басым ясалачак. Пилотсыз системалар гаскәрендә хезмәт итү өчен техник белемлелеккә һәм геймер күнекмәләренә өстенлек бирелә.

Татарстанда контракт төзү өчен, гадәттәгечә, иң яхшы шартлар тәзкъдим ителә. Контрактны рәсмиләштерү процедурасы бер-ике көннән дә артык вакытны алмый. Потенциаль сугышчыларга юл йөрү, яшәү, туклану өчен түләнә. Аларның хәрби белгечлекне сайлау мөмкинлеге бар. Контрактны имзалаганнан соң, аларга шунда ук бер тапкыр бирелә торган түләү түләнә, кирәкле кием-салым бирелә һәм алар хәрби әзерлек курсларына җибәрелә.

Финанс ярдәменнән тыш, контракт төзүчеләргә республика һәм федераль ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә. Республика үз сугышчыларын азык-төлек продуктларыннан алып транспортка кадәр булган гуманитар ярдәм белән тәэмин итә. Сугышчыларның гаиләләре хакимият опекасына алына һәм дәүләт тарафыннан тиешле барлык ташламаларга һәм күп кенә өстенлекләргә ия була.

Татарстанда контрактка имза кую һәм контракт хезмәте узуга гариза бирү турында тулырак мәгълүматны сайтта табарга яки +7(800) 222-59-00 һәм 117 телефон номерларына шалтыратып белешергә, хәрби комиссариатка яисә сайлау пунктына килеп белергә була.

Барлык яңалыклар