Беренче чаралар Казанда 9 нчы декабрьдә узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы декабрь). ТР Милли китапханәсендә 9 нчы декабрьдә «Шәһәрләребез нәрсәдән ясалган» циклы лекцияләре узачак. Белгечләр әйләнә-тирәдәге материалларны өйрәнеп дөньяны ничек танып була, шулай ук технологияләрнең архитекторлар һәм инженерлар фикерләвенә ничек тәэсир итүе турында сөйләячәкләр.
Беренче лекция «Хәзерге киләчәк шәһәре. Синхронлаштыру» 16:00 сәгатьтә башланачак. Архитектура кандидаты Екатерина Ларионова хәзерге шәһәрнең нәрсәдән һәм ни өчен төзелүе, шәһәрләрнең хәтере бармы, шәһәрләрнең проектлаштырылуы һәм реаль үсеше аларның киләчәктә эшләве белән ничек бәйле булуы турында сөйләячәк.
17:00 сәгатьтә физика-математика фәннәре кандидаты, КФУның Физика институты доценты Ирина Гомәрова заманча материаллар белеме турында сөйләячәк. Тыңлаучылар «яңа материаллар»ның нәрсә икәнен, ни өчен кирәклеген, аларны ничек эзләүләрен һәм уйлап табуларын, кешеләрнең тормышына ничек тәэсир итүләрен беләчәк, дип хәбәр итәләр «Смена» заманча мәдәният үзәгенең Telegram-каналында.
Казаннан тыш, Чаллыда, Әлмәттә һәм Алабугада «Шәһәрләребез нәрсәдән ясалган» дигән лекцияләр сериясен укыячаклар. Очрашулар 2024 елга планлаштырылган. Проектка шулай ук экскурсияләр һәм диджитал-интеграцияләр кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, 9-10 нчы декабрьдә Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәгенең кышкы китап фестивале узачак. Быел аны киңлеккә нигез салынганына ун ел тулуга багышлыйлар. Фестиваль ТР Милли китапханәсендә, MOÑ театр мәйданчыгында, шулай ук «Смена»да булачак. Программада традицион ярминкә, спектакльләр һәм перформанслар күрсәтү, концертлар, балалар мастер-класслары һәм күргәзмәләр. Тулы программа белән сайтта һәм Telegram-каналында танышырга мөмкин.