Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2019, 15:42

Татарстанда WorldSkills Russia региональ этабы старт ала

Ярыш нәтиҗәләре буенча җыелма команда тупланачак, ул ил чемпионатында республика данын яклаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь). 13-нче ноябрьдә Татарстанда 2019-2020 елларда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәтенең төбәк чемпионаты старт ала. Ярышлар республиканың 11 шәһәрендә һәм авылларында өч этапта 43 мәйданчыкта узачак: 13-15-нче ноябрьдә, 20-22-нче ноябрьдә һәм 4-6-нчы декабрьдә.

Казаннан тыш чемпионат шулай ук Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Иннополиста узачак. Татарстан башкаласында ярышлар өч төп мәйданда оештырылачак: «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында һәм Казан төзелеш көллиятендә.

Быел чемпионатның төбәк этабында компетенцияләр саны артачак - ярышлар 162 һөнәр буенча узачак, ә узган ел алар 113-тән артмаган булган. Яңа юнәлешләр арасында – виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлыкны эшләү, мобиль кушымталар эшләү, су технологияләре, идән өслекләрен җәю, тормыш циклы белән идарә итү, металл буенча түбә ябу эшләре, кибер-куркынычсызлык, янгын куркынычсызлыгы һәм башкалар.

Компетенцияләр арту шул исәптән яшүсмерләр юнәлеше хисабына да булды: 14 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары 66 компетенция буенча ярышачак, алар арасында яңалары – геодезия, реверсив инжиниринг, кузов ремонты, автомобильне буяу, җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү, эстетик косметология, Осетин пироглары әзерләү, авиация техникасына хезмәт күрсәтү.

Ярышларда якынча 1170 конкурсант һәм 1003 эксперт-компатриот катнашачак.

Катнашучыларны сайлап алу бу елның сентябрь һәм октябрь айларында узды. Бу вакыт эчендә көллиятләр эчендә 500-дән артык һәм 20-дән артык челтәрле чемпионат узды. Барлык сайлап алу этаплары нәтиҗәләре буенча региональ чемпионатка Казаннан, Яр Чаллыдан һәм республиканың 28 районыннан катнашучылар узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы формалаштырылачак, ул ил чемпионатында республика данын яклаячак. Ул Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә 2020 елның 17-21-нче июлендә узачак. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ярышлар 124 – олы яшьтәге категориядәге 81 компетенция һәм яшүсмерләр юнәлешендәге 43 компетенция буенча үткәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар