В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада менталь тайпылышлары булган балалар өчен бүгенге көндә бердәнбер өйнәүләр фатиры ачылды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Татарстанда аутистика спектры бозылган балаларны җайлаштыруга юнәлдерелгән «Один дома» проекты старт ала.
1-нче апрельдән 3-нче апрельгә кадәр Казанда менталь тайпылышлары булган балалар белән шөгыльләнүче белгечләр өчен укулар уздырыла. Курсларга Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән, Саха Республикасы, Марий Эл Республикасы, Ростов өлкәсе кебек, тыңлаучылар теркәлгән.
Татарстанда моңарчы күрелмәгән проектны гамәлгә ашыру өчен, бүгенге көндә республикада менталь тайпылышлары булган балалар өчен бердәнбер өйрәнүләр фатирын файдаланачаклар. Аутистик спектрда тайпылышлар булган балаларны абилитацияләү тәҗрибәсен киләчәктә республиканың барлык 40 муниципалитетына һәм бөтен илгә тарату планлаштырыла.
«Один дома» проекты «Үзенчәлекле балалар.Татарстан « коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы инициативасы белән РФ Президентының гражданнар сәламәтлеген саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча грантына лаек булды. Татарстан», гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга РФ Президенты грантына лаек булды. Партнер буларак ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Идел буе федераль округы субъектларында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең координация советы рәисе Сәрия Сабурская чыгыш ясый, ул семинарлар уздыруның беренче көнендә катнашучылар алдында сәламләү сүзен әйтәчәк, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.