В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика халкы җыелган уңышының бер өлешен мохтаҗларга тапшыра ала.
Фото: Денис Гордийко
Акция Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте теләге белән ел да республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә уздырыла. Шулай ук сентябрьнең соңгы шимбәсе традиция буенча Татарстанда Гошер көне дип игълан ителә. Кампания кысаларында теләге булган һәркем үз шәхси хуҗалыгыннан җыеп алган уңышның бер өлешен, республика районнарының һәм шәһәрләренең үзәк мәчетләренә мохтаҗларга ярдәм йөзеннән бирә ала. Гошер – ул сәдаканың үзенчәлекле төре. Мөселман кешесе бер сезон эчендә үстереп җыеп алган уңышының уннан бер өлешен мохтаҗларга бирергә тиеш.
Республика мәчетләрендә яшелчә һәм җиләк-җимеш: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, шулай ук тозланган ризыклар һәм кайнатмаларны актив кабул итәләр. Шулай ук гошер сәдакасын җыю белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» хәйрия фонды да шөгыльләнә. Хәйрия кампаниясендә катнашырга яисә азык-төлек ярдәме алырга теләүче казанлылар +7(843)225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә (район картлар йортларына, балалар йортларына, балалар хосписларына), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына), шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә таратыла. «Зәкят» хәйрия фондында 1000-нән артык аз керемле гаиләләрдән торган мохтаҗлар реестры формалаштырылган. Исемлектә инвалид балалар тәрбияләүче, күп балалы, тулы булмаган гаиләләр бар. Алар барысы гошер сәдакасы җыю кампаниясе кысаларында азык-төлек ярдәме алачак. Реестрда тормаучы, әмма ярдәм алырга теләүчеләргә шулай ук югарыда күрсәтелгән телефон буенча алдан шалтыратырга һәм Россия Пенсия фондыннан керемнәр турында белешмә күрсәтергә кирәк.
Мохтаҗларга гошер бирү милләтенә һәм диненә бәйсез рәвештә башкарыла. Революциягә кадәр гошер сәдакасы җыю татар-мөселман кешеләре өчен гадәти бер күренеш иде, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырды. Хәзер әкренләп әлеге хәйриячелек республика мөселманнарының дини тормышына әйләнеп кайта башлады. Шулай итеп, республика мөхтәсибәтләрендәге татарстанлыларның актив катнашуы нәтиҗәсендә 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш җыелган һәм мохтаҗларга тапшырылган, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.