Җыелган акчалар «Зәкәт» хәйрия фондында тәрбияләнүчеләрне дәвалауга юнәлдереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Татарстанда макулатура җыю буенча «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясе старт алды. Аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Җыелган акчалар катлаулы авырулы балаларны - «Зәкәт» хәйрия фондында тәрбияләнүчеләрне дәвалауга юнәлдереләчәк.
Татарстан Диния нәзарәте инициативасы белән беренче ел гына үткәрелми торган акция Казанда гына түгел, республика районнарында да киң таралган. Быел Коръән аятьләре һәм хәдисләр язылган аерым кәгазь һәм китаплар җыю оештырылачак.
Макулатура түбәндәге адрес буенча эш көннәрендә кабул ителә: Габдулла Тукай урамы, 89 (9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр). Акция 1-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: +7(843)237-86-18, +7(843)290-27-50, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.