В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикага килгән качакларга ярдәм итү инициативасы белән коммерцияле булмаган оешмалар һәм волонтерлар чыгыш ясады.
Фото: Марат Мөгыйнов
Мохтаҗларга акчалата ярдәмне берничә ысул белән башкарырга мөмкин: үз банкыгызның шәхси кабинетында тиз түләүләр системасы аша, «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды реквизитлары буенча. Моннан тыш, 7715 номерына «ШАНС» сүзе язылган СМС-хәбәр һәм буш арадан соң иганә суммасын язып (мәсәлән, 100 ШАНС) җибәрергә мөмкин. Өстәмә мәгълүматны «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан +7(906)113-32-36 телефоны буенча ачыкларга була.
Исегезгә төшерәбез, кичә Казанга Донбасстан 486 күченергә мәҗбүр булган кеше килде, шул исәптән 112 бала. Аларны хостелларда, кунакханәләрдә һәм «Ливадия» шифаханәсендә урнаштырдылар.