В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Полиция хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» акциясе башланды. 27-нче июньгә кадәр полиция хезмәткәрләре наркотикларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән профилактик чаралар уздырачак.
Шулай итеп, ай дәвамында гражданнарның күпләп тору урыннарын тикшерү буенча профилактик рейдлар, халык белән очрашулар оештырылачак.
Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм яшүсмерләрдә наркотикларга тискәре мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрәчәк.
Наркотиклар белән көрәшкә теләгән
һәркем дә үз өлешен кертә ала. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкын наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокукка каршы
эшчәнлек фактлары турында «02» телефоны буенча,
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының (843)291-20-02 телефоны буенча, шулай ук полиция бүлегенең кизү бүлегенә
хәбәр итәргә чакыра.