Катнашучыларга укырга, ветераннарга хатлар язарга, үз гаиләсенең тарихын өйрәнергә һ.б. кирәк булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). Татарстанда укучылар өчен «Җиңү адымнары» online-проекты старт алды. Катнашучыларга укырга, ветераннарга хатлар язарга, үз гаиләсенең тарихын өйрәнергә һ.б. кирәк булачак.
«Җиңү адымнары» online-проектына гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, Татарстанның балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм мәктәп укучылары үзидарәләре активистлары кушыла ала.
16-нчы апрельдән 31-нче майга кадәр катнашучылар атна саен онлайн кейслар, Skill Cup хәрәкәте платформасында белем алачак, ветераннарга Җиңү хатлары язачак, «Минем тарих» проекты белән бергә үз гаиләсенең тарихын өйрәнәчәк, төрле хәлләрдән чыгу юлларын табарга өйрәнәчәк, шулай ук Татарстан Республикасы яшьләрен гражданлык-ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү өлкәсендә башка чараларда катнашачак.
Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Биремнәр хәрәкәтнең Instagram-профилендә ачык.
Проект инде өченче тапкыр гамәлгә ашырыла. 2019 елда анда республиканың 27 муниципаль берәмлегендәге 153 гомуми белем бирү учреждениеләренең 20 меңнән артык мәктәп укучысы һәм активисты катнашты, дип хәбәр итә «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Проект Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм Хәтер һәм дан елына багышланган. Аны «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы Татарстан төбәк бүлеге һәм «ТР балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәмендә «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.