68 өлкәнең берсе буенча бушлай укытуны мәгариф оешмаларын тәмамлаучылар, эштән азат ителү куркынычы янаган затлар һәм эш эзләүче халык узарга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр өчен һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү проекты старт алды. Проект «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) берлеге инфраструктурасын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла.
68 өлкәнең берсе буенча бушлай укытуны мәгариф оешмаларын тәмамлаучылар, эштән азат ителү куркынычы янаган затлар һәм эш эзләүче халык узарга мөмкин. Уку юнәлешләре арасында – 3D-модельләштерү, ветеринария, геодезия, график дизайн, мәктәпкәчә тәрбия, кондитер һәм пешекчелек эше, кузов ремонты, кирпеч салу, мехатроника, хезмәтне саклау, сәнәгать автоматикасы, туризм, зәркән эше, эстетик косметология, электроника һәм башкалар.
Татарстанда коронавирус таралу нәтиҗәсендщ зыян күргән затларны яңадан укытуны оештыруга җаваплы төбәк операторы итеп Татарстан Республикасының Алдынгы һөнәри әзерлек үзәге билгеләнде. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)204-33-94, e-mail: info@copp16.ru.
Татарстанлылар «Ворлдскиллс Россия» берлеге платформасында белем алу өчен мөстәкыйль рәвештә теркәлә ала. Шәхси кабинетта компетенцияне һәм укыту үзәген сайларга мөмкин.
Проектның оештыручылары РФ Мәгариф министрлыгы һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге. Укулар WorldSkills халыкара стандартлары буенча оештырылган мәйданчыкларда узачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.