Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2022, 14:40

Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы башланды

Хокук бозу фактлары турында халык 02 һәм 112 телефоннары буенча, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына хәбәр итә ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы июнь). Татарстанда 1 нче июньнән 27 нче июньгә кадәр Халыкара наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы уза.

Ай дәвамында республикада һәм аның башкаласында профилактик чаралар үткәреләчәк. Шуларның берсе Казанның «Черек күл» паркында узды. Полиция хезмәткәрләре ата-аналар һәм аларның балалары белән сәламәт яшәү рәвеше һәм кеше организмына наркотик матдәләрнең зарарлы йогынтысы турында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Паркка килүчеләрнең барысына да «Мин наркотикларсыз тормыш сайлыйм» дип язылган блокнотлар һәм мәктәп линейкалары бүләк иттеләр.

Хокук саклау органнары наркотик чаралар таратуны һәм куллануны пропагандалаучы сайтларны ачыклау һәм аларга киртә кую эшен көчәйтә, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәте.

Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә наркотиклаштыруны профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән профилактик чаралар һәм конкурслар үткәрү планлаштырылган. Моннан тыш, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен түгәрәк өстәлләр узачак, аларда укучыларга наркотик чараларның законсыз әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы турында сөйләячәкләр.

Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокук бозу фактлары турында халык яшәү урыны буенча полиция бүлегенең дежур частена, шулай ук 02 һәм 112 телефоннарына, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының +7(843)291-20-02 ышаныч телефонына хәбәр итә ала. Балаларга, ата-аналарга һәм педагогларга психологик ярдәм күрсәтү өчен +7(800)200-01-22 ышаныч телефоны эшли.

Барлык яңалыклар