Гаризалар 21 февральгә кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Татарстанда IV Ачык кино сценарийлары республика конкурсы башланды. Катнашу өчен 18 яше тулган яшьләр чакырыла.
21 февральгә кадәр cinematimekzn@gmail.com электрон почтасына динамик сюжет һәм актуаль проблематика белән киносценарий җибәрергә кирәк. Эшләрне бәяләгәндә идеянең оригинальлеге, форманың һәм эчтәлекнең бөтенлеге, теманың социаль әһәмияте, куелыш потенциалы, эшләнгән диалоглар исәпкә алыначак.
Танылган сценаристлар катнашучылар өчен мастер-класслар сериясен уздырачаклар, анда конкурска килгән кайбер сценарийларны җентекләп тикшерәчәкләр. Бәйгегә нәтиҗәләр 1 мартта ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләү 7 мартта узчак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Конкурс шартлары белән тулырак биредә танышырга мөмкин.