Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.11.2021, 17:03

Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бушлай эшмәкәрлек курслары башланды

Укучылар үз проектларын булдыра һәм тәкъдир итә алачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU 24-нче ноябрь). Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Digital Start бушлай белем бирү эшмәкәрлек курслары башланды. Укулар онлайн-форматта уза.

Курсны тыңлаучылар эшкуарлык нигезләрен өйрәнә, экспертлар белән эшли һәм үз проектын булдыра алачак. Проектта үз өлкәләрендә чын профессионаллар булган эшмәкәрләр, компанияләр җитәкчеләре җәлеп ителгән. Алар арасында уңышлы стартапларга нигез салучылар, web-разработчик, өлкән архитектор һ.б. Алар стартаплар өчен идеяләр, базар сегментларын һәм күләмнәрен билгеләү, эшмәкәрлек модельләрен тестлаштыру һәм башкалар белән ярдәм итәчәк. Курс дәвамында IT-парк эшмәкәрлек инкубаторы командасы үз ярдәмен күрсәтәчәк.

Укырга теләүчеләргә сайтта теркәлергә кирәк, шуннан соң аларга видеолекцияләр белән шәхси кабинет ачылачак. Курс нәтиҗәләре буенча балалар үзләренең тулы кыйммәтле проектларын булдыра алачаклар, ә нәтиҗә балл системасы буенча бәяләнәчәк.

Белем бирү программасын тулысынча үтүчеләр сертификатлар алачак, ә иң яхшыларны офлайн-форматта экспертлар алдында проектларын тәкъдир итү өчен чакырачаклар. Призерлар кыйммәтле бүләкләр алачак, финал 11-нче декабрьдә Чаллы IT-паркында узачак, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.

Укуларга бөтен Россиядән 420 кеше кушылган инде. Программа 8-нче декабрьдә төгәлләнә. Аны «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркы һәм ТР Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы оештыра.

Барлык яңалыклар