Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2023, 11:35

Татарстанда хайваннар белән эш итү мәсьәләләре буенча эшче төркем төзеләчәк

Берләшмәгә 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем кушыла ала, моның өчен анкета тутырырга кирәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче февраль). Татарстанда хайваннар белән эш итү мәсьәләләре буенча эшче төркем барлыкка киләчәк. Аны ТР шәһәрләрен үстерү институты һәм республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе оештырачак.

Эшче төркемгә 18 яшьтән өлкәнрәк булган барлык кызыксынган татарстанлылар һәм профиль берләшмә вәкилләре – ветеринарлар, социологлар, аллергологлар керә ала. Аларга яшәүчеләрнең хайваннар белән мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен компетенцияләре белән бүлешергә туры киләчәк.

Берләшмәгә кушылу өчен сылтама буенча анкета тутырырга кирәк. Гаризаларны 27 нче февральгә кадәр кабул итәләр, дип хәбәр итә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды матбугат хезмәте.

Эшче төркем ТР Хөкүмәте каршында эшләячәк. Аның бурычлары – гражданнарның хайваннарны саклау һәм аларның иминлеге өчен хайваннар белән мөнәсәбәтләрен, шулай ук хайваннар белән эш иткәндә гражданнарның хокуклары һәм мәнфәгатьләрен җайга сала торган закон проектларын тәкъдим итү һәм тикшерү. Тәкъдимнәр «Хайваннар дөньясын саклау» федераль проектының иҗтимагый советында катнашучыларның мөрәҗәгатьләре нигезендә төзеләчәк.

Барлык яңалыклар