Судлар карары белән 477 кешегә карата кисәтүләр чыгарылган, калганнарына штрафлар салынган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Ксения Швецова). Татарстан шәһәрләрендә һәм торак пунктларында көн саен үзизоляция режимын үтәүгә тикшерүләр уздырыла, ә аерым микрорайоннарда җәяүлеләрне һәм автомобильчеләрне тоташтан тикшерүләр үтә. Бүгенге көнгә 5,6 меңнән артык административ беркетмә төзелгән, 477 кешегә карата суд карары белән кисәтүләр чыгарылган, калганнарына штрафлар салынган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары - полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.
Бер атна эчендә Татарстанда 1,5 меңгә якын микрорайон һәм торак пункт тикшерелде
Соңгы атнада гына да Татарстанда 1,5 меңгә якын торак микрорайон һәм торак пункт тикшерелде, дип хәбәр итте А.Соколов. «Тоташтан тикшерүләр өчен кварталлар сайлаганда без шул исәптән халыктан килә торган сигналларга да таянабыз. Гражданнарның урамда булуының законлылыгы, алар белән эш бирүчеләрнең белешмәләре яки смс-пропусклар системасыннан хәбәрләр булу тикшерелә», - дип билгеләде ул.
Бүгенге көнгә 5655 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән 3644 беркетмә адмнистратив хокук бозулар кодексының «Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча нормалар һәм кагыйдәләр таләпләрен үтәмәү» 20.6 маддәсе буенча төзелгән. Бүгенге көндә судларда 1629 эш каралган. Нәтиҗәдә 477 кешегә карата кисәтүләр чыгарылды, калганнарына штрафлар салынды, дип хәбәр итте А.Соколов.
Чикләү чараларын бозган өчен халыкны гына түгел, оешмаларны да җәзага тарталар. А.Соколов сүзләренчә, кичә Вахитов район суды тарафыннан вазифаи затларның берсенә карата административ материал каралды, 100 мең сум күләмендә штраф салынды. «Бу оешма азык-төлек продуктларын ашханә бүлмәсе эчендәге касса зонасы аша бирергә рөхсәт иткән, шул рәвешле гражданнарның массакүләм туплануын булдырган һәм санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү өлкәсендәге законнар таләпләрен бозуга юл куйган», - дип аңлатты спикер.
Чит илдән кайткан 439 кеше 14 көнлек изоляциядә утыра.
Көн саен эштә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының 3 меңгә якын хезмәткәре, шул исәптән Росгвардия хәрбиләре катнаша. Алар чит илләрдән килгән гражданнарны тикшерүгә аерым игътибар бирәләр. «Без көн саен Эчке эшләр министрлыгының төп мәгълүмат үзәгеннән мондый затларның исемлекләрен алабыз һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең аларның яшәү урыннарын билгеләү буенча сорауларын эшкәртәбез. Узган вакыт эчендә 3 меңнән артык кешенең фактта яшәү урыны ачыкланды», - дип хәбәр итте А.Соколов.
Бүгенге көндә 14 көнлек изоляциядә чит илдән кайткан 439 кеше кала, аларның 285-е карантинны үтәү предметына тикшерелгән.
«Күпчелек кешеләр бу чараларга аңлап карый, һәм үзизоляция режимын саклый. Бу категория гражданнар арасында нибары 15 административ беркетмә төзелгән, дип өстәде спикер. - Хәзерге вакытта без Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә коронавирус белән авыручылар белән элемтәдә булганнарның исемлекләрен төзибез, аларны шулай ук яшәү урыны буенча тикшерәбез».
Өстәмә постлар 868 меңнән артык транспорт чарасын тикшергән
1-нче апрельдән Татарстанда чикләү чараларының, шул исәптән пассажирларны муниципальара йөртүнең үтәлешен тикшерә торган өстәмә заслоннар куелды. Республиканың 14 эре шәһәрендә алар тәүлек буе эшли, дип искәртте А.Соколов. Эшкә иң күп юл трафигы урыннарында кизү торучы хокук саклау органнары хезмәткәрләренең 81 посты җәлеп ителгән.
«Хезмәткәрләр эшләгән бөтен вакыт эчендә өстәмә постлар тарафыннан 937 мең кеше, 868 мең берәмлектән артык транспорт тикшерелде, - дип хәбәр итте А.Соколов. - Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча нормалар һәм кагыйдәләр таләпләрен үтәмәгән өчен якынча 400 административ беркетмә төзелде».
Моннан тыш, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан эш бирүчеләрнең 27,5 мең белешмәсе тикшерелгән, алар белән шәһәр халкы шәһәр буйлап хәрәкәт итә. 2100 белешмә билгеләнгән таләпләргә туры килмәве аркасында тартып алынган. «Тикшерелә торган белешмәләрне без Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләре буенча кешенең үзизоляциядә булырга тиешлеге яисә тиеш булмавы тикшерелә торган базага кертәбез, - диде А.Соколов. - Безнең барлык гамәлләребез - җәза чаралары түгел, ә тәэмин итү чаралары. Без моңа аңлап карауны сорыйбыз».
Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен көчәйтелгән режимда эшләүләрен дәвам итәчәк.