Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.07.2019, 11:53

Татарстанда суда килеп чыккан һәлакәтләр саны кимеде

Ел башыннан республикада су объектларында килеп чыккан 42 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә, 31 кеше һәлак булган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль, Алинә Бережная). Ел башыннан Татарстанда су объектларында 42 һәлакәт теркәлгән, нәтиҗәдә 31 кеше һәлак булган, 33 кеше, шул исәптән 2 бала коткарылган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 27 кешегә кимегән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.

Җиһазландырылмаган урыннарда су коену нәтиҗәсендә 16 кеше һәлак булды – бу су объектларында һәлак булганнар санының яртысы диярлек, дип билгеләп үтте Ю.Венедиктов һәм республикада су коену өчен 31 җиһазландырылган пляж, су янында халык күпләп ял итә торган 20 урын каралуын искә төшерде. Моннан тыш, ял итү өчен 225 массакүләм ял урыны бар, анда даими рәвештә патруль төркемнәре эшли.

«Еш кына халык кисәтү аншлагларына игътибар итми. Мисал китерәм: Казанда җиһазландырылган «Локомотив» пляжы бар, тик нигәдер кешеләр кече суднолар базасы ягыннан коена, ә анда якорьләр, су асты каршылыклары. Халыкка биредә су коенырга ярамый, дип аңлатасың, әмма кешеләр аңламый», - дип зарланды Ю.Венедиктов.

Өлкәннәр белән бергә суда балалар да һәлак була, быел сулыкларда 4 бала батып үлгән. Юрий Венедиктов сүзләренә караганда, балалар үлеменең төп сәбәбе – ата-аналар тарафыннан контроль булмау.

Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында сөйләгәндә, спикер билгеләп үткәнчә, тотрыксыз һава торышы аркасында быел су температурасы 20 градустан түбәнрәк, бу көзән җыеруларга китерергә мөмкин. Коену өчен суның оптималь температурасы - 22 градус җылылык.

Барлык яңалыклар